1950 елгы дөнья футбол чемпионаты

1950 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче илБразилия
Вакыт24 июн 1950 — 16 июл 1950
Такымнар13±0
Үткәрү урын(нары)6 (6 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион Уругвай
Икенче урын Бразилия
Өченче урын Швеция
Дүртенче урын Испания
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар22±0
Кертелгән туплар88±0 (бер мачта Төзмә хата: билгесез символ «±»)
← [[]]
[[]] →

1950 елгы дөнья футбол чемпионаты (порт. Copa do Mundo FIFA de 1950) — 1950 елда узган дүртенче ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 24 июннән 16 июлгә кадәр Бразилиянең алты шәһәрендә (Рио-де-Жанейро, Сан-Паулу, Белу-Оризонте, Куритиба, Порту-Алегри һәм Ресифи) үткәрелгән.

Ярышта 13 җыелма такым катнашкан, шуларның 7 - Аурупадан, 5 - Көньяк Америкадан, 2 - Төньяк Америкадан, 1 - Азиядән. Англия милли футбол җыелмасы дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашкан. Һиндстан, Шотландия һәм Төркия футбол җыелмалары чемпионатка сайлап алынып та, катнашудан баш тартканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 13 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче урыннар алган дүрт бер-берсенә каршы бер мач уйнап җиңүчене ачыклаган.

Барлыгы 22 уен уйналган, 88 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Адемир (Бразилия) - 8 туп, Оскар Мигуес (Уругвай) - 5 туп.

Хәлиткеч мачта Уругвай җыелмасы Бразилияне 2:1 исәбе белән җиңеп, икенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган.

Other Languages
Bahasa Indonesia: Piala Dunia FIFA 1950
Bahasa Melayu: Piala Dunia FIFA 1950
srpskohrvatski / српскохрватски: FIFA Svjetsko prvenstvo 1950.
Simple English: 1950 FIFA World Cup
oʻzbekcha/ўзбекча: FIFA Jahon chempionati 1950