Ярдәм:Яңа мәкалә язу

Бу сәхифә Сезгә яңа мәкаләне төзүнең төп адымнарын күрсәтер.

Энциклопедик теманы сайлагыз

Сезгә кызык булган темаларны сайлагыз. Әмма! Википедия — кешелек тарихында иң зур һәм иң тиз үсә торган энциклопедия. Өстәвенә аның мәңгелектә үсеп саклануы өчен, кирәкле бар нигезләрне булдыру өчен, Wikimedia Foundation RGB logo with text.svg Викимедиа фонды булдырылган һәм эшли. Монда фәкать 10-100-1000 ел узуга әйтик бүгенге Татарстан, Чили яки Тонга җирләрендә, орбиталь станция яки галактикабызның берәр башка җирсыман планетада яшәячәк татар телле укучылар күзеннән үз тарихи әһәмиятлелеген югалтмаган темага мәкаләләр кабул ителә. Ягъни тривиаль вәзгыять, оешма яки шәхесләргә багышланган язмалар тиз бетерелү критерийләре (М1 һәм М4) нигезендә хәтта бәхәссез юк ителәчәк.

Other Languages