Чили
English: Chile

Чили
Flag of Chile.svg
Байрак
Coat of arms of Chile (c).svg
Илтамга
Шигарь By Right or Might Edit this on Wikidata
Башкала Сантьяго
Халык саны 18 054 726 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 18 сентябрь 1810 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−03:00, UTC−05:00
Рәсми тел испан теле
География
Мәйдан 756,102 квадрат километр
Координатлар 33°S 71°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Себастьян Пиньера
Хөкүмәт башлыгы Себастьян Пиньера
Икътисад
ТЭП 277 076 миллион АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Чили писысы
Инфеләсә 2.8% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 6% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.761 (2014)[2]
КПҮИ 0.832 (2014)[3]
Яшәү озынлыгы 79.522 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 131 (ашыгыч тыйб ярдәме)[5]
  • 132 (янгын сакчылары)[5]
  • 133 (Carabineros de Chile)[5]
  • 130 (урман янгыны)
  • Электр аергычы төре Europlug,[6] Type L[6]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[7]
    Челтәр көчәнеше 220 вольт[6]
    Телефон коды +56
    ISO 3166-1 коды CL
    ХОК коды CHI
    Интернет домены .cl


    Чи́ли (исп. Chile), рәсми атама Чи́ли Җөмһүрияте́ (исп. República de Chile) – Көньяк Американың көнбатышында урнашкан дәүләт. Тын океаны һәм Анд таулары арасында бер тасма булып күренә.

    Көнбатышта Тын океан белән юыла, көнчыгышта Аргентина, төньякта Перу белән, төньяк-көнчыгышта Боливия белән чиктәш.

    География

    Охос-дель-Саладо — Чилинең иң югары ноктасы

    Чили төньяктан көньякка Тын океан яр буе буйлап 4300 километрга сузылган, территориясенең шактый өлешен Анд таулары (биеклеге 6880 метргача), төньякны Атакама чүле алып тора. Көньякта Патагония тигезлеге урнашкан. Чили хөдүде тәркибенә ярга якын берничә утрау, Утлы Җир утраыының көнбатыш өлеше һәм Тын океандагы кайбер утраулар (Пасха утравы һ.б.) керә.

    Реьлефында 3 буйлы минтака анык күренә: көнчыгышта Андның Баш Кордильера таулары, көнбатышта яр буе Кордильера тезмәсе һәм тау арасындагы иңкүлегендә Буй үзәне бар.

    Чилида янартаулар күп; җир тетрәүләр еш була. Чили территориясендә бакыр, табгый силитрә, молибден, саф күкерт, тимер рудасы, марганис, кургашын, алтын, көмеш, ташкүмер, тутыя, барит, карамай, газ чыганаклар бар.

    Климат

    Төньякта тропик чүл климаты (еллык явым 50 мм дан ким). Субтропик Урта Чилинең төньякта климат коры (еллык явым 100–200 мм), үзәктә урта диңгез климаты, кышын яңгыр ява (Сантягода елга 350 мм), көньякта дымлы субтропик климат (еллык явым 2000–2500 мм). Көньяк Чилидә уртача океан климаты, явым күп ява (елга 3000–7000 мм). Тауларда бозлыклар бар. Уртача айлык температура төньякта 12…16° дан (июльдә) 18…22° гача (гыйнварда), үзәктә 8…20°, көньякта 8…15°.

    Һидрография

    Елгаларның һәммәсе диярлек бик кыска һәм Тын океан бассейнына карый. Төньяк Чилидә Лоа елгасыннан башка даими су агымнар юк. Көньякта исә елгалар ел дәвамында күп сулы.

    Үсемлекләр дөньясы

    Мәңге яшел Вальдивия урманнары

    Төньяк Чилидә туфрак һәм үсемлекләр япмасы яхшы үсмәгән. Урта Чилинең төньягы ярымчүл, үзәктә аксыл кодгырт һәм коңгырт туфракларда ксерофил куаклыклар үсә. Анд тауларының урта битләүләре каракаен урманнары белән капланган, аннан югарырак — тау далалары. Урта Чилинең көньягында көрән урман һәм сазлыланган туфракларда калын урманнар, Анд тауларында каракаен-ылыслы урманнар һәм альп болыннары бар. Көньякта субантарктик катнаш урманнары, кырый көньякта сазлыланган болыннар һәм торфлы җирләр очрый.

    Хайваннар дөньясы

    Төньякта агуарачай төлкесе, пума, сөйрәлүчеләр, көньякта пуду һәм уэмул боланнары, ала көзән, кама, Магеллан төлкесе һ.б. яшиләр. Чилидә Вильяррика, Бернардо О’Һиггинс, Алберто-Агостини, Лос-Парагуас, Перес-Росалес һ.б. милли парклар һәм тыюлыклар бар.

    Тарих

    Төп мәкалә: Чили тарихы.

    Административ бүленеш

    Чили төбәкләре

    Чили 15 өлкәгә[11][12], ә алар 53 провинциягә һәм 346 җәмгыяткә бүленәләр.

    ӨлкәҮзәк
    Арика-и-ПаринакотаАрика
    ТарапакаИкике
    АнтофагастаАнтофагаста
    АтакамаКопьяпо
    КокимбоЛа-Серена
    ВальпараисоВальпараисо
    Либертадор-Хенераль-Бернардо-О’ҺиггинсРанкагуа
    МаулеТалька
    Био-БиоКонсепсьон
    АрауканияТемуко
    Лос-РиосВальдивия
    Лос-ЛагосПуэрто-Монтт
    Айсен-дель-Хенераль-Карлос-Ибаньес-дель-КампоКойайке
    Магальянес-и-ла-Антарктика-ЧиленаПунта-Аренас
    Башкала өлкәсеСантьяго

    Икътисад

    Чили — Латыйн Америкасында икътисади яктан чагыштырмача үскән дәүләтләрдән берсе. ТЭПта авыл хуҗалыгының өлеше 5,1%, сәнәгать өлеше 41,8%, хемәәт күрсәтүнең өлеше 53,1% тәшкил итә.

    Чили — дөньяда иң зур бакыр эксопртчысы. Шулай ук табгый силитрә, молибден, карамай, тимер мәгъдәне, алтын, көмеш, табигый газ, ташкүмер казып алына. Сәнәгатьнең азык-төлек һәм җиңел сәнәгать тармагы үскән.

    Авыл хуҗалыгының төп тармагы — игенчелек. Бодай, арпа, мәккәй, бәрәңге, бөртекле-кузаклылар игелә. Бакчачылык (алма, цитрус мәйвалар, шәфталу) һәм йөземчелек үсеш алган. Шикәр чөгендере, җитен, тәмәке, зәйтүн җитештерелә. Терлекчелектә МЭТ, сарык, кәҗә, дуңгыз, елкы асрала. Эре шәһәрләр янында сөт терлекчелеге үсеш алган. Диңгездән балык һәм диңгез җанварлары тотыла. Урманнарда агач әзерләнелә.

    Транспорт

    Эчке йөк ташуларда автомобил транспорты алдынгы урында. Автомобил юллары озынлыгы як. 80 мең км. Тимер юллар озынлыгы 6,6 мең км. Тышкы сәүдә әйләнешенең төп өлеше диңгез транспорты өлешенә тия. Мөһим диңгез портлары: Уаско, Вальпараисо, Токопиля. Сантягода халыкара аэропорт бар.

    Чили читкә бакыр, балык һәм диңгез продуктларны, авыл хуҗалыгы продуктларны, силитрә, кәгазь, йод чыгара; читтән карамай, химия әйберләре, электрон һәм машина җиһазлары алына.

    Төп сәүдә партнёрлары:

    Акча берәмлеге — чили песосы.

    Дәүләт корылышы

    Чили — җөмһүрият. Гамәлдәге конституция 1980 елда кабул ителгән һәм 1981 елдан көчкә кергән. Дәүләт башлыгы — президент, ул гомуми, турыдан туры, яшерен тавыш бирү юлы белән 4 елга сайлана. Канун чыгаручы хакимиятне сенат һәм депутатлар пулатыннан гыйбарәт Милли кәнгрис, башкарма хакимиятне президент гамәлгә ашыра; президент хөкүмәт башында да тора.

    Галерея

    Искәрмәләр

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/CHL.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. 5,0 5,1 5,2 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    6. 6,0 6,1 6,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    7. http://chartsbin.com/view/edr.
    8. Чили дәгъва иткән Антарктиданың 1 250 000 км² исәпләмичә.
    9. Census.gov (2013). Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce. Archived from the original on 2013-05-09. Retrieved on 2013-05-09.
    10. Human Development Report 2013. United Nations. Retrieved on 2013-03-14.
    11. Атлас мира. Карта «Парагвай, Уругвай, Чили, Аргентина» (масштаб 1:9 500 000). — Роскартография, 2010. — С. 180—181. — ISBN 978-5-85120-295-7.
    12. .


    Other Languages
    Аҧсшәа: Чили
    Acèh: Chili
    адыгабзэ: Чили
    Afrikaans: Chili
    Akan: Chile
    Alemannisch: Chile
    አማርኛ: ቺሌ
    aragonés: Chile
    Ænglisc: Cile
    العربية: تشيلي
    ܐܪܡܝܐ: ܬܫܝܠܝ
    مصرى: تشيلى
    অসমীয়া: চিলি
    asturianu: Chile
    авар: Чили
    Aymar aru: Chili
    azərbaycanca: Çili
    تۆرکجه: شیلی
    башҡортса: Чили
    Boarisch: Chile
    žemaitėška: Čilė
    Bikol Central: Tsile
    беларуская: Чылі
    беларуская (тарашкевіца)‎: Чылі
    български: Чили
    भोजपुरी: चिली
    Bislama: Chile
    Banjar: Cili
    bamanankan: Chile
    বাংলা: চিলি
    བོད་ཡིག: ཅི་ལི།
    বিষ্ণুপ্রিয়া মণিপুরী: চিলি
    brezhoneg: Chile
    bosanski: Čile
    ᨅᨔ ᨕᨘᨁᨗ: Chili
    буряад: Чили
    català: Xile
    Chavacano de Zamboanga: Chile
    Mìng-dĕ̤ng-ngṳ̄: Chile
    нохчийн: Чили
    Cebuano: Tśile
    Chamoru: Chile
    ᏣᎳᎩ: ᏥᎵ
    Tsetsêhestâhese: Chile
    کوردی: چیلی
    corsu: Cile
    qırımtatarca: Çile
    čeština: Chile
    kaszëbsczi: Chile
    словѣньскъ / ⰔⰎⰑⰂⰡⰐⰠⰔⰍⰟ: Чилє
    Чӑвашла: Чили
    Cymraeg: Tsile
    dansk: Chile
    Deutsch: Chile
    Thuɔŋjäŋ: Cile
    Zazaki: Şili
    dolnoserbski: Chilska
    डोटेली: चिली
    ދިވެހިބަސް: ޗިލީ
    ཇོང་ཁ: ཅི་ལེ
    eʋegbe: Chile
    Ελληνικά: Χιλή
    emiliàn e rumagnòl: Cîl
    English: Chile
    Esperanto: Ĉilio
    español: Chile
    eesti: Tšiili
    euskara: Txile
    estremeñu: Chili
    فارسی: شیلی
    Fulfulde: Ciile
    suomi: Chile
    Võro: Tsiili
    Na Vosa Vakaviti: Chile
    føroyskt: Kili
    français: Chili
    arpetan: Ch·ili
    Nordfriisk: Chiile
    furlan: Cile
    Frysk: Sily
    Gaeilge: An tSile
    Gagauz: Çili
    贛語: 智利
    kriyòl gwiyannen: Chili
    Gàidhlig: An t-Sile
    galego: Chile
    گیلکی: شيلي
    Avañe'ẽ: Chíle
    गोंयची कोंकणी / Gõychi Konknni: चिली
    𐌲𐌿𐍄𐌹𐍃𐌺: 𐍄𐍃𐌾𐌹𐌻𐌴𐌹
    ગુજરાતી: ચીલી
    Hausa: Chile
    客家語/Hak-kâ-ngî: Chile
    Hawaiʻi: Kile
    עברית: צ'ילה
    हिन्दी: चिली
    Fiji Hindi: Chile
    hrvatski: Čile
    hornjoserbsce: Chilska
    Kreyòl ayisyen: Chili
    magyar: Chile
    հայերեն: Չիլի
    interlingua: Chile
    Bahasa Indonesia: Chili
    Interlingue: Chile
    Igbo: Chile
    Iñupiak: Cili
    Ilokano: Chile
    Ido: Chili
    íslenska: Síle
    italiano: Cile
    ᐃᓄᒃᑎᑐᑦ/inuktitut: ᓯᓕ
    日本語: チリ
    Patois: Chili
    la .lojban.: tciles
    Jawa: Cilé
    ქართული: ჩილე
    Qaraqalpaqsha: Chili
    Taqbaylit: Cili
    Адыгэбзэ: Чили
    Kabɩyɛ: Silii
    Kongo: Chile
    Gĩkũyũ: Chile
    қазақша: Чили
    kalaallisut: Chile
    ភាសាខ្មែរ: ឈីលី
    ಕನ್ನಡ: ಚಿಲಿ
    한국어: 칠레
    Перем Коми: Чили
    къарачай-малкъар: Чили
    Ripoarisch: Chile
    kurdî: Şîle
    коми: Чили
    kernowek: Chile
    Кыргызча: Чили
    Latina: Chilia
    Ladino: Chile
    Lëtzebuergesch: Chile
    лакку: Чилй
    лезги: Чили
    Lingua Franca Nova: Txile
    Luganda: Chile
    Limburgs: Chili
    Ligure: Cile
    lumbaart: Cile
    lingála: Shíle
    لۊری شومالی: شیلی
    lietuvių: Čilė
    latgaļu: Čile
    latviešu: Čīle
    मैथिली: चिली
    Basa Banyumasan: Chile
    мокшень: Чиле
    Malagasy: Silia
    олык марий: Чили
    Māori: Hiri
    Minangkabau: Chili
    македонски: Чиле
    മലയാളം: ചിലി
    монгол: Чили
    मराठी: चिली
    кырык мары: Чили
    Bahasa Melayu: Chile
    Malti: Ċili
    Mirandés: Chile
    эрзянь: Чили Мастор
    مازِرونی: شیلی
    Dorerin Naoero: Tsire
    Nāhuatl: Chile
    Napulitano: Cile
    Plattdüütsch: Chile
    Nedersaksies: Chili
    नेपाली: चिली
    नेपाल भाषा: चिली
    Nederlands: Chili
    norsk nynorsk: Chile
    norsk: Chile
    Novial: Chile
    Nouormand: Chili
    Sesotho sa Leboa: Chile
    Chi-Chewa: Chile
    occitan: Chile
    Livvinkarjala: Čili
    Oromoo: Chiilii
    ଓଡ଼ିଆ: ଚିଲି
    Ирон: Чили
    ਪੰਜਾਬੀ: ਚਿਲੀ
    Pangasinan: Chile
    Kapampangan: Chile
    Papiamentu: Chile
    Picard: Kili
    Deitsch: Chile
    Pälzisch: Chile
    पालि: चिले
    Norfuk / Pitkern: Chili
    polski: Chile
    Piemontèis: Cile
    پنجابی: چلی
    Ποντιακά: Χιλε
    پښتو: چیلی
    português: Chile
    Runa Simi: Chili
    rumantsch: Chile
    romani čhib: Chile
    Kirundi: Chili
    română: Chile
    armãneashti: Cile
    tarandíne: Cile
    русский: Чили
    русиньскый: Чіле
    Kinyarwanda: Shili
    संस्कृतम्: चिलि
    саха тыла: Чиили
    sardu: Cile
    sicilianu: Cili
    Scots: Chile
    سنڌي: چلي
    davvisámegiella: Chile
    Sängö: Shilïi
    srpskohrvatski / српскохрватски: Čile
    Simple English: Chile
    slovenčina: Čile
    slovenščina: Čile
    Gagana Samoa: Shili
    chiShona: Chile
    Soomaaliga: Jili
    shqip: Kili
    српски / srpski: Чиле
    Sranantongo: Sili
    SiSwati: IShile
    Sesotho: Chile
    Seeltersk: Chile
    Sunda: Cilé
    svenska: Chile
    Kiswahili: Chile
    ślůnski: Czile
    Sakizaya: Chile
    தமிழ்: சிலி
    ತುಳು: ಚಿಲಿ
    తెలుగు: చిలీ
    tetun: Xile
    тоҷикӣ: Чили
    ትግርኛ: ቺሌ
    Türkmençe: Çili
    Tagalog: Chile
    Setswana: Chile
    lea faka-Tonga: Sile
    Tok Pisin: Sili
    Türkçe: Şili
    Xitsonga: Chile
    chiTumbuka: Chile
    Twi: Kyili
    reo tahiti: Tīri
    тыва дыл: Чили
    удмурт: Чили
    ئۇيغۇرچە / Uyghurche: چىلى
    українська: Чилі
    اردو: چلی
    oʻzbekcha/ўзбекча: Chili
    Tshivenda: Shile
    vèneto: Ciłe
    vepsän kel’: Čili
    Tiếng Việt: Chile
    West-Vlams: Chili
    Volapük: Cilän
    walon: Tchili
    Winaray: Chile
    Wolof: Sili
    吴语: 智利
    isiXhosa: IChile
    მარგალური: ჩილე
    ייִדיש: טשילע
    Yorùbá: Tsílè
    Vahcuengh: Chile
    Zeêuws: Chili
    中文: 智利
    文言: 智利
    Bân-lâm-gú: Chile
    粵語: 智利
    isiZulu: ITshile