Фридрих Энгельс

Фридрих Энгельс
Friedrich Engels
Engels 1856.jpg
Туган 28 ноябрь 1820(1820-11-28)
Бармен, Пруссия
Үлгән 5 август 1895(1895-08-05) (74 яшь)
Лондон, Бөекбритания
Ватандашлыгы Flag of Germany.svg  Алмания
Альма-матер Берлин университеты [d]
Һөнәре фәлсәфәче
Friedrich Engels Signature.svg
Commons-logo.svg  Фридрих Энгельс
Friedrich Engels
Викиҗыентыкта

Фри́дрих Э́нгельс ( алман. Friedrich Engels) — алман фәлсәфәчесе, марксизмга нигез салучыларның берсе, Карл Марксның фикердәше һәм дусты.

Тормыш юлы

Ул Пруссиянең Бармен дип аталган шәһәрендә бай фабрикант гаиләсендә туа. Әтисе аны дини юнәлештә тәрбияләргә тели, ләкин Энгельс әтисенең өметләрен акламый. 1838 елда ул сәүдә эшләре буенча Бремен шәһәренә китә. Ләкин аны сәүдә кызыксындырмый, ул вакытын күбрәк әдәбият, сәнгать, музыка һәм спорт белән шөгыльләнүгә тота. Шул ук вакытта «Яшь Алмания» оешмасының басма органында эшли башлый.

1830 еллар ахырында Энгельс фәлсәфә белән якыннан таныша башлый. Башта ул Һегель фәлсәфәсе йогынтысын кичерә, соңрак, 1840 еллар башында, аны материалистик караштагы хезмәтләр җәлеп итә башлый. Энгельсның шушы юнәлештә җитлегеп җитүендә Фейербахның «Христианлыкның асылы» ( 1841) исемендәге хезмәте зур роль уйный.

Энгельсның Маркс белән танышуы һәм бергә эшли башлавы 1842 елга туры килә. «Рейн газета»сының хәбәрчесе буларак, ул Англиягә күчеп китә һәм анда аналитик характердагы «Англия эшчеләр сыйныфының хәле» дигән хезмәтен иҗат итә. 1844 елдан Маркс белән Энгельсның якын дуслыгы башлана. 1845 елда алар «Изге гаилә...» бергә иҗат иткән беренче китапларын чыгаралар. 18451846 елларда Маркс белән Энгельс «Алман идеологиясе» дигән уртак хезмәт өстендә эшлиләр. 1850 елларда икесе дә, теоретик әсәрләр иҗат итү белән бергә, практик рәвештә инкыйлабый эшчәнлек тә алып баралар. Энгельс, Марксның иң якын дусты буларак, аңа матди яктан даими ярдәм күрсәтеп килә.

187080-еллар нче елларда Энгельс үзенең танылган «Анти-Дюринг», «Табигать диалектикасы» һ. б. күп кенә хезмәтләрен төгәлли. Маркс үлгәннән соң, Энгельс үз өстенә бөтендөнья эшчеләр хәрәкәтенең җитәкчесе вазифасын ала. Шушы чорда ул үзенең «Гаилә, шәхси милекчелек һәм дәүләтнең килеп чыгуы» дигән хезмәтен иҗат итә. Марксның тугры дусты буларак, ул, «Капитал»ның 2 нче һәм 3 нче томнарын бастырып чыгаруга әзерли. 1888 елда «Людвиг Фейербах һәм классик алман фәлсәфәсенең тәмамлануы» дигән хезмәтен бастырып чыгара.

Гомеренең соңгы елларында Энгельсның инкыйлабый эшчәнлеге активлаша. Ул Аурупаның барлык илләрендә үсә барган эшчеләр хәрәкәте белән таныш була, алардагы хәлләрне җентекләп өйрәнә, шушы хәрәкәт башындагы җитәкчеләр белән тыгыз бәйләнештә яши. 1894 елда Энгельс нык авырый башлый һәм 1895 елның августында яман шеш авыруыннан вафат була. Аның гәүдәсен яндырып, көлен Англия ярларыннан ерак булмаган урында диңгезгә ирештерәләр.

Other Languages
aragonés: Friedrich Engels
asturianu: Friedrich Engels
azərbaycanca: Fridrix Engels
башҡортса: Фридрих Энгельс
беларуская: Фрыдрых Энгельс
беларуская (тарашкевіца)‎: Фрыдрых Энгельс
български: Фридрих Енгелс
brezhoneg: Friedrich Engels
čeština: Friedrich Engels
Esperanto: Friedrich Engels
français: Friedrich Engels
Gàidhlig: Friedrich Engels
客家語/Hak-kâ-ngî: Friedrich Engels
hornjoserbsce: Friedrich Engels
Bahasa Indonesia: Friedrich Engels
íslenska: Friedrich Engels
Basa Jawa: Friedrich Engels
Lëtzebuergesch: Friedrich Engels
lietuvių: Friedrich Engels
македонски: Фридрих Енгелс
Bahasa Melayu: Friedrich Engels
Nederlands: Friedrich Engels
norsk nynorsk: Friedrich Engels
Piemontèis: Friedrich Engels
português: Friedrich Engels
Runa Simi: Friedrich Engels
rumantsch: Friedrich Engels
sicilianu: Friedrich Engels
srpskohrvatski / српскохрватски: Friedrich Engels
Simple English: Friedrich Engels
slovenčina: Friedrich Engels
slovenščina: Friedrich Engels
српски / srpski: Фридрих Енгелс
українська: Фрідріх Енгельс
oʻzbekcha/ўзбекча: Engels Fridrix
Tiếng Việt: Friedrich Engels
მარგალური: ფრიდრიხ ენგელსი
Bân-lâm-gú: Friedrich Engels
粵語: 恩格斯