Фатих Кәрим

Фатих Кәрим
Туган9 гыйнвар 1909(1909-01-09)
Башкортстанның Бишбүләк районы, Ает авылы
Үлгән19 февраль 1945(1945-02-19) (36 яшь)
Кенигсберг тирәләре
Милләттатар
ВатандашлыгыРусия империясе
Flag of the Soviet Union (1936–1955).svg ССҖБ
Һөнәрешагыйрь
ҖефетКадрия
Ата-ана
  • Әхмәтвәли (әти)
  • Гөльямал (әни)

Фатих Кәрим (9 гыйнвар, 1909 ел, Ает авылы, Башкортстанның Бишбүләк районы[1]19 февраль, 1945 ел, Кенигсберг тирәләре) – татар шигъриятенең сәнгатьчә үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп, гражданлык каһарманлыгы һәм шигъри батырлык күрсәтеп, милләтебезнең һәм аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырып һәлак булган шагыйрь. Әхмәтвәли мулла гаиләсендә

Тәрҗемәи хәле

Фатих Кәрим Ает авылында заманы өчен укымышлы саналган мулла гаиләсендә унберенче – төпчек бала булып дөньяга килә. Үз авылында мәдрәсәдә укый. Абыйсы шагыйрь Ярлы Кәрим, әтисе, апасы да шигърият яраталар, үзләре дә шигырьләр чыгаралар. Сигез яшьтән әтисез калып, балалар йортында тәрбияләнгән.

Ф.Кәрим заманы өчен дини, укымышлы гаиләдә үсә. Әтисе Әхмәтвәли озак еллар мәдрәсәләрдә белем ала, бай балаларының аш-су әзерләүчесе булып тамагын туйдыра. Күп вакыт дөнъя гизеп йөри. Дингә ихлас ышана. Шул темага шигырьләр, поэмалар яза. Үзе гаҗәп дәрәҗәдә ачык һәм киң күңелле була. Яшәп килгән тәртипләрне яратмый, байлыкка кызмый, ярлылыкны да хуп күрми. Ул заманының алдынгы кешесе булып танылган, фәлсәфи фикер йөртергә яраткан. Бу гаилә намуслы хезмәт белән көн күрә. Олы ир туганнары үсә төшү белән кул арасына керә башлаганнар. Берсе кыш укып, җәй буена читтә эшләп кайта, өченчесе байга малайлыкка яллана, аннан соң кара эшче була һәм шунда үпкә чире эләктерә. Ә әтиләре шуннан соң үз эченә бикләнә, бөтен эше мәчеткә барып кайтудан узмый. Төрек-Балкан сугышы башлангач, мулла бераз үзгәргәндәй була. Яңа тормышны ялганламый, якламый. Революциядән соң өч ел яшәгәч, тома сукыраеп, муллалыктан баш тартмыйча, 1918нче елны тыныч кына дөнья куя. Әниләре Гөльямал да аз сүзле, тыйнак, уңган хатын булган. Бөтен өй мәшәкатьләре, йорт эшләре аның җилкәсенә төшкән. Еш чирләгән. Шуңа карамастан, һәрвакыт күтәренке күңеллелек саклаган, эшне җырлап кына башкарган. Балалары да аның моңлы тавышын тыңларга яратканнар. Ф. Кәримнең поэзиягә булган мәхәббәте ата-ана нигезендә үк сиземләнә башлый. Шагыйрь үзе бу хакта болай дип язган: « Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук тома сукыр әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштыргалаганын ишетү, апам Мәрьямнең үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – болар минем әдәбият өлкәсенә табан юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч этәргеч булдылар…» Ф. Кәримнең әдәбият белән ныклап кызыксынуы әтисе үлгәч башлана. Ул һәр көнне, әнисен елата- елата , аннан « Сак –Сок бәетен» укыта. Булачак шагыйрь шулай итеп 12 яшенә кадәр туган авылында яши, укый. 1922 нче елда Ф.Кәрим Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек курсына укырга керә, монда ул 2 ел уңышлы шөгыльләнә. Ул чакта Казанда яшәгән абыйсы Габдулла аны үзе янына чакыра. 1924 нче елда Казанга килгәч, абыйсын Башкортостанга эшкә күчерәләр. Шулай да Габдулла Фатихны Н.К. Крупская исемендәге йортына урнаштырырга өлгерә. Ф.Кәрим монда 1925 нче елның көзенә кадәр тәрбияләнә. 1929 нчы елда Казанда Җир төзү эшләре техникумын тәмамлый. Шушы елларда аның беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга. Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлегендә җитәкчелек иткән елларда ул аеруча канатланып китә ( 1934) . «Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета – журналлары редакцияләрендә илһамланып иҗат итә. 1931 –1933 нче елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайта. Ләкин 1938 нче елда Ф.Кәрим кулга алына. Мулла улы буларак, имеш, ул, сыйнфый көрәшкә зыян китергән: үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергән, троцкистлар белән элемтәдә торган. Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була. 1939 нчы елны хөкем була. Аңа аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр. Хатларның берсендә ул киная белән генә үзенең кай тирәдәрәк утырганын да хәбәр итә. Шуннан соң хатыны Кадрия, ике яшьлек кызы Ләйләне ияртеп, Казандагы төрмә янына килеп йөри. Ләйлә: «Әти ! Кайт инде! Тизрәк кайт!» - дип кычкыра. Ф.Кәрим кызының тавышын ишетә, күз яшьләренә буылып тыңлый… Югары суд утырышы шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә жибәрәләр. Төрмәдә утырганда да, ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән, Х. Туфан кебек, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием жөйләрендә яшереп тота. Шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә. 1924 елда ул Казанга килә, шунда шигырь язу белән мавыга башлый. 1926-1927 елларда аның «Төнге урам баласы», «Урман» исемле шигырьләре басыла. 1931 елда «Башлангыч җыр» исемле шигырьләр җыентыгы чыга. Кыска гына иҗат дәверендә Ф.Кәрим күп кенә ялкынлы лирик шигырьләр, поэмалар тудырды. Шагыйрь шулай ук проза һәм драма әсәрләре дә язды.

Бөек Ватан сугышын Сталин төрмәсендә каршылый. Ул сугышка язылып, котыла һәм 1945 елны Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда батырларча һәлак була.

Other Languages