Телефон

Беренче телефон аппаратларның берсе, Дания

Телефо́н ( бор. грек. τῆλε «ерак» һәм φωνή «тавыш», «аваз») — авазларны, сүзләрне ерак арага тапшыра һәм кабул итә торган элемтә төре; шундый элемтәгә караган электротехник җайланмалар системасы.

Александер Белл телефонының Парижның сәнгать һәм һөнәрчелек музеенда булган копиясе
Телефон схемасы.

Тарихы

1861 елда алман галиме Филипп Рейс кешенең колагы эшләү принцибын үзе ясаган җайланмада аңлатып күрсәтә. Җайланма гальваник агым ярдәмендә авазларны ерак арага илтә. [1]

Телефонны АКШның Бостон шәһәрендә яшәүче физиология профессоры Александр Белл уйлап тапкан. Чукракларны сөйләшергә өйрәтү проблемаларын чишкән Белл телефонны очраклы гына «ача». 1876 елда телеграфтан берьюлы 7 текст ( ноталар санынча) җибәрү тәҗрибәсен үткәргәндә, ярдәмчесе тапшыргычта кысылган пластинканы тартып чыгара, чыбыкның икенче башында торган Белл моны ишетә. Иң беренче телефон аппараты барабан ярысыннан ясалган кечкенә мембрана белән сигнал мөгезчегеннән торган. 9 айдан соң Белл телефонын сыный: 12 м ераклыктан: «Ватсон, бирегә килегез!» — дигән сүзләр яңгырый. Трубкасы агачтан эшләнгән һәм микрофон формасында була. Ләкин бу телефон сөйләшү өчен бик уңайсыз булган. Телефонга сөйләүче кеше ишетә, ә тыңлаучы кеше сөйли алмаган. Шуның өчен трубканы бер колакка, бер авызга күчереп торырга кирәк була.

Белл Филадельфиядә халыкара күргәзмәдә беренче телефон аппаратын тәкъдим итә. 1876 елның 14 февралендә ул үзенең ачышына авторлык таныклыгы ала. 1877 елда телефон ярдәмендә 30 км арага кадәр тавыш сигналларын җибәрергә мөмкин була.

Беренче телефон линиясе 1877 елда Берлинда сузыла: ул 2 км арадагы почтамт белән телеграф биналарын тоташтыра.

Телефон торган саен камилләшә. 1889 елда АКШ эшкуары Элмон Строуджер дөньядагы иң беренче кешесез генә эшләүче автоматик телефон станциясен (АТС) патентлаштыра. Номер җыя торган дискны да Строуджер уйлап чыгара. 1892 елда ул “Strowger Automatic Telephone” компаниясен оештыра. Әйтергә кирәк, Элмон Строуджер системасы дөньяның барлык илләрендә дә XX гасырның 70нче елларына кадәр файдаланыла. [2]

Соңрак, 1900 нче елда, Коннектикут штатының Хардфорд шәһәрендә урамда беренче автомат-телефон пәйда була. Куллану өчен телефонга вак акча салынган.

Беренче телефоннар агачтан ясала, алар галәмәт зур һәм авыр, номер җыйгыч белән микрофоны аерым була. Трубкасында клавиатурасы да, микрофоны да булган бүгенге телефон аппараты исә 1956 елда кулланыла башлый. Хәзерге вакытта телефон китабы, авто-җавап биргеч, конференц-элемтә, тыңлаудан саклану, кирәк булмаган абонентлар өчен блокиратор һ.б. өстәмә җайланмалар барлыкка килде.

Other Languages
Afrikaans: Telefoon
Alemannisch: Telefon
አማርኛ: ስልክ
aragonés: Telefón
Ænglisc: Feorrspreca
العربية: هاتف
ܐܪܡܝܐ: ܙܥܘܩܐ
مصرى: تليفون
asturianu: Teléfonu
azərbaycanca: Telefon
تۆرکجه: تلفون
башҡортса: Телефон
žemaitėška: Tilipuons
беларуская: Тэлефон
беларуская (тарашкевіца)‎: Тэлефон
български: Телефон
भोजपुरी: टेलीफोन
বাংলা: টেলিফোন
brezhoneg: Pellgomz
bosanski: Telefon
català: Telèfon
Mìng-dĕ̤ng-ngṳ̄: Diêng-uâ
нохчийн: Телефон
Tsetsêhestâhese: Aseéestsestôtse
کوردی: تەلەفۆن
čeština: Telefon
Чӑвашла: Телефон
Cymraeg: Ffôn
dansk: Telefon
Deutsch: Telefon
Thuɔŋjäŋ: Cɔ̈tmec
Zazaki: Têlefon
Ελληνικά: Τηλέφωνο
English: Telephone
Esperanto: Telefono
español: Teléfono
eesti: Telefon
euskara: Telefono
فارسی: تلفن
suomi: Puhelin
Võro: Telehvon
français: Téléphone
Frysk: Telefoan
Gaeilge: Guthán
贛語: 電話
Gàidhlig: Fòn
galego: Teléfono
Avañe'ẽ: Pumbyry
Gaelg: Çhellvane
עברית: טלפון
हिन्दी: दूरभाष
hrvatski: Telefon
Kreyòl ayisyen: Telefòn
Հայերեն: Հեռախոս
interlingua: Telephono
Bahasa Indonesia: Telepon
Interlingue: Telefon
Iñupiak: Uqautitaun
íslenska: Sími
italiano: Telefono
日本語: 電話機
Patois: Telifuon
la .lojban.: fonxa
Basa Jawa: Tilpun
ქართული: ტელეფონი
қазақша: Телефон
kalaallisut: Oqarasuaat
ភាសាខ្មែរ: ទូរស័ព្ទ
ಕನ್ನಡ: ದೂರವಾಣಿ
한국어: 전화
къарачай-малкъар: Телефон
कॉशुर / کٲشُر: ٹیلِفون
Ripoarisch: Tellefoon
Kurdî: Telefon
Latina: Telephonum
Ladino: Telefon
Lëtzebuergesch: Telefon
Limburgs: Tillefoean
lingála: Ebengeli
lietuvių: Telefonas
latviešu: Telefons
Malagasy: Telefaonina
македонски: Телефон
മലയാളം: ടെലിഫോൺ
मराठी: दूरध्वनी
Bahasa Melayu: Telefon
မြန်မာဘာသာ: တယ်လီဖုန်း
Nāhuatl: Huehcacaquiztli
Napulitano: Telèfene
Nedersaksies: Tillefoon
नेपाली: टेलिफोन
Nederlands: Telefoontoestel
norsk nynorsk: Telefon
norsk: Telefon
occitan: Telefòn
Livvinkarjala: Telefon
ਪੰਜਾਬੀ: ਟੈਲੀਫ਼ੋਨ
Deitsch: Foohn
Pälzisch: Telefon
polski: Telefon
Piemontèis: Teléfon
پنجابی: ٹیلی فون
پښتو: غږلېږدی
português: Telefone
Runa Simi: Karu rimay
română: Telefon
armãneashti: Telefonu
русский: Телефон
русиньскый: Телефон
संस्कृतम्: दूरवाणी
саха тыла: Төлөппүөн
sicilianu: Telèfunu
Scots: Telephone
srpskohrvatski / српскохрватски: Telefon
සිංහල: දුරකථනය
Simple English: Telephone
slovenčina: Telefón
slovenščina: Telefon
Gagana Samoa: Telefoni
chiShona: Runhare
Soomaaliga: Taleefoon
shqip: Telefoni
српски / srpski: Телефон
Basa Sunda: Telepon
svenska: Telefon
Kiswahili: Simu
தமிழ்: தொலைபேசி
తెలుగు: టెలీఫోను
тоҷикӣ: Телефон
Tagalog: Telepono
Türkçe: Telefon
українська: Телефон
اردو: فون
oʻzbekcha/ўзбекча: Telefon
vepsän kel’: Telefon
Tiếng Việt: Điện thoại
walon: Telefone
Winaray: Telepono
吴语: 电话
მარგალური: ტელეფონი
ייִדיש: טעלעפאן
中文: 电话
文言: 電話
Bân-lâm-gú: Tiān-ōe
粵語: 電話