Татар Википедиясе

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URLtt.wikipedia.org
ТабышлыХәйрия
ТөрЧелтәрле энциклопедия
ТеркәлүМәҗбүри түгел
ТелләрТатар теле
Эшли башлау вакыты15 сентябрь 2003 ел
ХуҗасыWikimedia Foundation RGB logo with text.svg Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны79 719
Битләр саны188 785
Үзгәртүләр саны2 276 984
Теркәлгән кулланучылар27 319
Актив кулланучылар74
Идарәчеләр3
Тирәнлек22.6
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Статус

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) - Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе - татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында мәкаләләрне язу эше янадан рөхсәт ителде (яңа игезәк мәкаләләрне булдыру тыелган). Латин әлифба нигезендәге Баш бит һәм анарга багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор) кулланырга мөмкин.

Other Languages