Сәләхетдин Әюби

Сәлахетдин Әюби
تمثال لصلاح الدين الأيوبي 2.JPG
Туган телдә исем әл-Малик ән-Насир Сала́х әд-Дүнийа вә-д-Дин Абү-л-Мозаффар Йосыф ибн Әйюб
гарәп. صلاح الدين يوسف ابن ايوب
Туган 1138(1138)
Тикрит
Үлгән 4 март 1193(1193-03-04)
Димәшкъ
Күмү урыны Өмейяд мәчете
Ватандашлыгы Султанат Айюбидов[d]
Һөнәре Мисыр солтаны
Җефет Исмат ад-дин Хатун[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Crusader invasions of Egypt[d], Битва при Монжизаре[d], Q51908285?, Осада замка Керак[d], Битва при Мардж-Уюне[d], битва у брода Иакова[d], Битва у замка Бельвуар[d], Битва при Аль-Фуле[d], Битва при Крессоне[d], Битва при Хаттине[d], Осада Иерусалима (1187)[d], Осада Тира[d], Осада Акры (1189–1191)[d], Битва при Арсуфе[d], Битва при Яффе[d] һәм Battle of Qurûn Hamâ[d]

Commons-logo.svg Сәлахетдин Әюби Викиҗыентыкта

Сәлахетдин Әюби, чын исеме Йосыф ибн Әюб, әл-Малик ән-Насир Сала́х әд-Дүнийа вә-д-Дин Абү-л-Мозаффар Йосыф ибн Әйюб (1138 - Тикрит, вафаты 1193 елда, Димәшкъ) — Мисыр һәм Сүрия солтаны, сәләтле хәрби юлбашчы, XII гасыр ислам дөньясының лидеры. Мисыр, Сүрия, Гыйрак, Хиҗаз һәм Ямән белән идарә иткән Әюбиләр династиясенә нигез салучы.

Чыгышы белән гарәп түгел, элекке Месопотамия җирләреннән. Аурупадан килгән хисапсыз христиан чирүләрен хурлыклы җиңелүгә дучар итеп, «мөселман каһарманнарының байракчысы» исеме белән кешелек тарихына керә.

Тәрҗемәи хәл

Әйюби дәүләтенә нигез салучы (хәзерге Мисыр, Сүрия, Лөбнан, Фәләстин, Өрдүн җирләре) Сәлахетдин, «Равәдия» кабиләсе шәйхе (рәисе) Нәҗметдин Әйюбинең улы, 1138 елда туа. Үзен бөтенләе белән гыйлем вә фәнгә багышлый, ләкин язмыш аны сугыш мәйданына чыгара.

Нуретдин Зәнги исемле сәргаскәр чирүендә сугышчан вазифа ала. Башлаган һәрбер эшен җиренә җиткереп үтәүне үзенә гадәт итеп алган Сәлахетдин кыска вакыт эчендә югары мәртәбәләргә ия була һәм мәлик титулын ала. Озак та үтми, үз биләмәләренең бәйсезлеген игълан итә, дәүләт чикләрен киңәйтү эшенә керешә. Шулай итеп, тарих хачлылар (тәре йөртүчеләр) гаскәрләренә каршы тау шикелле нык тора алырлык каһарманын әзерли. Сәлахетдин хачлы чирүләре белән беренче тапкыр 1160 еллар ахырында очраша. Шуннан соң вафатына кадәр язмыш аны гел хачлыларга каршы сугыш мәйданына чыгара тора. Ул, котырган диңгезнең дулкыннары шикелле, Көнбатыштан бертуктаусыз диярлек ябырылып килгән христиан гаскәреннән изге шәһәр Кодүсне (Иерусалимны) һәм үз дәүләтен саклау вә яклауны Аллаһ тарафыннан бирелгән бер вазифа төсле кабул итә һәм аны бөтен булган ихласлыгы белән үти.

Бихисап хачлы һөҗүмнәрен кире какканда, хачлыларны тәмам тармар иткән сугышларда солтан Сәлахетдиннең акылы, белеме, алдан күрә белүе, зирәк гаскәр башлыгы булуы кат-кат исбатлана. Алмания, Франция, Англия һәм башка христиан дәүләтләре күпме генә тапкыр Кодүсне мөселманнар кулыннан тартып алабыз дип килсәләр дә, алларына җиңелмәс гаскәр башлыгы Сәлахетдин чыга. Нәтиҗәдә хачлы рыцарьларның җиңелеп табан ялтыратулары гадәти хәлгә әйләнә.

Сәлахетдин 57 ел гомеренең 25 елын мөкатдәс сугышка багышлый. Шунысы игътибарга лаек: ул бервакытта да сугышны үзе башламый, ә бәлки хачлыларның һөҗүмнәрен кире кайтару өчен сугышырга мәҗбүр була.

Бик күп вакытын сугыш кырында үткәрүгә карамастан, Сәлахетдин дәүләт белән идарә итүне дә онытмый. Ул халыкның иң гади эшләре белән дә кызыксына. Мәсәлән, Акка шәһәрен камау вакытында аның чатыры янына бер хатын-кыз килә һәм гозерен сөйли. Сәлахетдиннең бик мәшгуль вакыты икән. «Иртәгә килсен, гозерен үтәргә тырышырбыз», — дип әйтә.

Хатын-кыз, бу җавапны ишеткәч: «Аллаһ колларының үтенечләрен үтәүне кичектерә икән, ни өчен соң ул безгә солтан булып тора?» - дип ярсып кычкыра. Солтан шунда ук, бөтен мөһим эшләрен ташлап, хатын янына килә, гозерен тыңлый һәм аннан үзен гафу итүен сорый.

Other Languages
Afrikaans: Saladin
Alemannisch: Saladin
አማርኛ: ሳላዲን
aragonés: Saladín
asturianu: Saladín
azərbaycanca: Səlahəddin Əyyubi
башҡортса: Сәләх әд-Дин
žemaitėška: Saladėns
беларуская: Саладзін
беларуская (тарашкевіца)‎: Саладын
български: Салах ад-Дин
brezhoneg: Saladin
bosanski: Salahudin
català: Saladí
нохчийн: Салахьуддин
čeština: Saladin
Чӑвашла: Салах ад-Дин
Cymraeg: Saladin
dansk: Saladin
Deutsch: Saladin
Ελληνικά: Σαλαντίν
English: Saladin
Esperanto: Saladino
español: Saladino
eesti: Saladin
euskara: Saladin I.a
suomi: Saladin
Võro: Saladin
føroyskt: Saladin
français: Saladin
Frysk: Saladin
Gaeilge: Saladin
galego: Saladino
Bahasa Hulontalo: Salahuddin al-Ayyubi
עברית: צלאח א-דין
हिन्दी: सलाउद्दीन
Fiji Hindi: Saladin
hrvatski: Saladin
Հայերեն: Սալահ ալ-Դին
Bahasa Indonesia: Salahuddin Ayyubi
Ilokano: Saladin
íslenska: Saladín
italiano: Saladino
ქართული: სალადინი
Taqbaylit: Ṣalaḥeddin
Kabɩyɛ: Saladin
қазақша: Салах әд-Дин
한국어: 살라딘
Latina: Saladinus
Ladino: Selahaddin
Limburgs: Saladin
Ligure: Saladin
lumbaart: Saladin
لۊری شومالی: صلاح الدین أیۈبي
lietuvių: Saladinas
latviešu: Saladīns
मैथिली: सलाउद्दीन
Malagasy: Saladin
македонски: Саладин
монгол: Саладин
मराठी: सालादिन
Bahasa Melayu: Salahuddin al-Ayyubi
Mirandés: Saladino
မြန်မာဘာသာ: ဆလာဒင်
नेपाल भाषा: सलादिन
Nederlands: Saladin
norsk nynorsk: Saladin
norsk: Saladin
occitan: Saladin
ਪੰਜਾਬੀ: ਸਲਾਦੀਨ
polski: Saladyn
Piemontèis: Saladin
português: Saladino
română: Saladin
русский: Салах ад-Дин
русиньскый: Саладін
संस्कृतम्: सलाउद्दीन
sardu: Saladinu
sicilianu: Saladinu
Scots: Saladin
srpskohrvatski / српскохрватски: Saladin
Simple English: Saladin
slovenčina: Saladin (sultán)
slovenščina: Saladin
shqip: Saladini
српски / srpski: Саладин
svenska: Saladin
Kiswahili: Salah ad-Din
Tagalog: Saladin
українська: Салах ад-Дін
oʻzbekcha/ўзбекча: Salohuddin al-Ayyubiy
Tiếng Việt: Saladin
Winaray: Saladin
吴语: 萨拉丁
მარგალური: სალადინი
ייִדיש: סאלאדין
中文: 萨拉丁
文言: 薩拉丁
Bân-lâm-gú: Saladin
粵語: 撒拉丁