Русия

Русия
Рәсәй
Русия Федерациясе
Российская Федерация
Flag of Russia.svg Coat of Arms of the Russian Federation.svg
Байрак Илтамга
Һимн: «Русия Федерациясе гимны»
Russian Federation (orthographic projection) - Crimea disputed.svg
Нигезләнгән 862 ел [1] [2] (рус дәүләтчелеге башы)
Рәсми тел урыс теле [К 1]
Башкала Мәскәү
Идарә итү формасы президент республикасы
Президент
Хөкүмәт рәисе
Федерация Шурасы рәисе
Дәүләт Думасы рәисе
Владимир Путин
Дмитрий Медведев
Валентина Матвиенко
Вячеслав Володин
Дәүләт дине юк
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

17 125 407 [3] км²
4,22% [3]
Халык саны
• Бәя ( 2016)
• Җанисәп ( 2010)
• Халык тыгызлыгы

146 519 759 [4]
142 856 536 [5] [6] кеше
ТЭП ( САМП)
  • Барлыгы ( 2012)
  • Кеше башына

 ( 5-нче)
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы ( 2012)
  • Кеше башына

2,117 трлн [10]  $
КПҮИ ( 2015) 0.804 [11] (бик югары
Этнохороним русияле, русиялеләр
Акча берәмлеге Русия сумы (RUB, 1991-98 RUR)
Интернет-доменнары .su, .ru, .рф [К 2]
ISO коды RU
ХОК коды RUS
Телефон коды +7
Сәгать кушаклары +3…+12, +5...дан башка [К 3] [К 4] [13]
Балигъ булу яше 18 яшь

Русия, шулай ук Рәсәй ( рус. Россия), рәсми исеме Русия Федерациясе ( рус. Российская Федерация, РФ) — Ауразиядә урнашкан күпмилләтле дәүләт; демократик, федератив республика. Мәйданы, халык саны, икътисади куәте ягыннан элеккеге Русия Империясе җирлегендә барлыкка килгән җөмһүриятләрнең иң зурысы; 1917 елның Сентябреннән Русия Җөмһүрияте, 1918 елның Гыйнварыннан РСФСР, 1992 елның июненнән РФ дип атала.

Русиянең дәүләт тарихы 862 елдан килеп бара. 1917 елның 25 октябрьдә ( 7 ноябрьдә) Русия империясе җимерелә һәм Русия Совет Федератив Социалистик Республикасы барлыкка килә. 1991 елның 25 декабрьдән хәзерге исем.

Дөньяда территориясе иң зур һәм коры җир чиге иң озын булган дәүләт (Русия — Казакъстан) — 7200 км; дөньяда ике дөнья кисәгенә — Аурупа һәм Азиягә урнашкан. Мәйдан 17 752 мең км². Коры җирнең 11,5% алып тора. Халык исәбе 142 914 мең кеше ( 2010). Халык тыгызлыгы 8,6 кеше/км². Русиядәге халык саны кими бара. Буның төп сәбәбе 1990 елларында социаль-икътисади кризис. Халкының 72,9% шәһәрләрдә торалар. Иң күп санлы халык — руслар (79,8 %), башка күп санлы халыклар — татарлар (3,8 %), украиннар (2 %), башкортлар (1,2 %), чуашлар (1,1 %) ( 2002). Диннәре христиан ( православие), ислам, иудаизм, буддизм һ.б. Дәүләт теле — рус теле. Дәүләт башлыгы — президент.

Географик мәгълүмәт

Төп мәкалә: Русия географиясе
Русиянең географик харитасы

Русия Җир шарының иң зур кыйтгасына — Ауразиягә урнашкан һәм дөньяның ике кисәге — Аурупа һәм Азия территориясенең шактый өлешен биләп тора. Ул Төньяк ярымшарда, нигездә, илленче параллельдән төньяктарак ята, һәм Төньяк поляр түгәрәк (т.к.нең 66°30') безгә, Русия халкына, бик еракта кебек тоелмый, чөнки аның артында Кола ярымутравы да, Печора һәм Об елгалары түбәнлекләре дә, Урта Себернең гаять зур киңлекләре дә, шулай ук, Чукот ярымутравының бер өлешен кертеп, ерак төньяк-көнчыгыш районнар да ята.

Илнең географик урынының бу үзенчәлеге бөтен табигатьтә һәм кешенең хуҗалык эшчән-легендә чагыла. Русияне өч океан суы юа: көнбатыштан — Атлантик океан, төньяктан — Төньяк Боз океаны, көнчыгыштан — Тын океан.

Русия җире кыйтга һәм утрау өлешләреннән тора. Шуңа күрә иң ерак төньяк нокталары ике. Утрау ноктасы Франц-Иосиф Җире архипелагында Рудольф утравында ята; бу — Флигель борыны (т.к. нең 81°49' ында). Русиянең иң ерак төньяк кыйтга ноктасы — Челюскин борыны (т. к. нең 77°43' ында) — Таймыр ярымутравында урнашкан, һәм ул Ауразия материгының иң төньяк ноктасы булып тора.

Илнең иң ерак көньяк ноктасы Төньяк Кавказда урнашкан Дагстан Республикасында Базардюзю тавыннан көньяк-көнбатыштарак (к.к.нең 41°11'ында) Азәрбайҗан белән чиктә урнашкан. Илебез территориясенең төньяктан көньякка озынлыгы 4 мең км га якын.

Иң ерак көнбатыш нокта (кч. оз. ның 19°38' ында) Балтыйк диңгезенең Гданьск култыгындагы комборынында Калининград шәһәре янында ята.

Иң ерак көнчыгыш нокталар, төньякныкы кебек, ике: утрау ноктасы — Беринг бугазында Ратманов утравында (кб.оз.ның 170° ында, т. к.нең 65°30' ында); кыйтга ноктасы — Чукот ярымутравында Дежнев борынында (кб.оз.ның 169°40' ында). Русиянең кыйтгадагы иң ерак көнчыгыш ноктасы Евразия кыйтгасының да көнчыгыш ноктасы булып тора. Иң ерак көнбатыш һәм көнчыгыш нокталары арасындагы ераклык 10 мең км дан артыграк. Русиянең көнбатыштан көнчыгышка озынлыгын күз алдына китерү өчен, аның территориясе, Көнбатыш ярымшарда башланып, бөтен Көнчыгыш ярымшар буенча сузылуына игътибар итәргә кирәк (озынлыгы градусларда үлчәгәндә якынча 171°).

Русиянең чикләре

Русиянең чикләренең озынлыгы — 60 932 мең км. Бу — Җир шарын экватор буенча бер ярым тапкыр әйләнеп чыгарга җитәрлек. Русиянең көнбатыш һәм көньяк чикләре күбесенчә — коры җирдән, ә төньяк һәм көнчыгышы диңгездән уза.

Көнбатыш чигендә ачык беленеп торган табигый чикләр юк диярлек. Ул Баренц диңгезендә Рыбачий ярымутравыннан көнбатышка таба башлана һәм Кола ярымутравының көнбатыш чите буйлап дәвам итә. Анда Норвегия белән чик уза; көньяктарак аны Балтыйк диңгезендәге Фин култыгына кадәр дәвам итүче Финляндия белән чик алыштыра.

Фин култыгыннан алып Азак диңгезенә кадәр булган гаять зур киңлектә Русия Эстония, Латвия, Беларус һәм Украина белән чиктәш. Азак диңгезенең Таганрог култыгыннан көнбатыш чик, Азак диңгезе буйлап барып Арабат борынын һәм Ур муенын кисеп үтә. Калининград өлкәсе көнбатышка еракка кереп тора. Бәйсез дәүләтләр — Эстония, Латвия, Литва барлыкка килү нәтиҗәсендә, ул Русиянең төп территориясеннән аерылып калган. Калининград өлкәсе Польша һәм Литва белән чиктәш.

Көньяк чик башта Ур муенын кисеп үтә, Каркинит култыгын, аннан соң Кара диңгез буйлап бара, аннан Адлер янында тауларга күтәрелә һәм Зур Кавказның Субүләр сырты буенча Русияне Гөрҗистаннан һәм Азәрбайҗаннан аера. Идел дельтасыннан Алтай тауларына кадәр арада дуга булып Казакъстанны читләтеп үтә. Аннан соң Русия, Япон диңгезе яр буйларына чыгып, Монголия, Кытай һәм Корея белән чикләшә.

Илнең көнчыгыш чиге Тын океан диңгезләре ярлары буйлатып бара. Монда Япония һәм АКШ — иң якын күршеләр. Русиянең Сәхәлин һәм Курил утрауларын Япониянең Хоккайдо утравыннан Лаперуза һәм Кунашир бугазлары аерып тора. Русия белән АКШ арасындагы чик Беринг бугазында Россиянең Ратманов утравын АКШның Крузенштерн утравыннан аерып торган тар бугаз (5 км) буенча уза.

Төньякта Русия киң фронт белән Төньяк Боз океаны диңгезләренә чыга. Монда Арктиканың Русия секторы аерыла. Аның чиге Ратманов утравы һәм Русия- Норвегия чигенең төньяк ноктасыннан ( Рыбачий ярымутравы районында) Төньяк полюска кадәр меридианнар буенча узган. Дәүләтләрнең, шул исәптән Русиянең дә, диңгез чикләре ярдан 12 миль (яки 22,2 км) ераклыкта узуы килешенгән, аннан ары — 200 мильле икътисади зона, шуннан соң — ачык диңгез.

Other Languages
Аҧсшәа: Урыстәыла
Acèh: Rusia
адыгабзэ: Урысые
Afrikaans: Rusland
Akan: Rɔhyea
Alemannisch: Russland
አማርኛ: ሩሲያ
aragonés: Rusia
Ænglisc: Russland
العربية: روسيا
ܐܪܡܝܐ: ܪܘܣܝܐ
مصرى: روسيا
অসমীয়া: ৰাছিয়া
asturianu: Rusia
Aymar aru: Rusiya
azərbaycanca: Rusiya
تۆرکجه: روسیه
Boarisch: Russland
žemaitėška: Rosėjė
Bikol Central: Rusya
беларуская: Расія
беларуская (тарашкевіца)‎: Расея
български: Русия
भोजपुरी: रूस
Bislama: Rusia
Bahasa Banjar: Rusia
bamanankan: Risila
বাংলা: রাশিয়া
བོད་ཡིག: ཨུ་རུ་སུ།
বিষ্ণুপ্রিয়া মণিপুরী: রাশিয়া
brezhoneg: Rusia
bosanski: Rusija
ᨅᨔ ᨕᨘᨁᨗ: Russia
català: Rússia
Chavacano de Zamboanga: Rusia
Mìng-dĕ̤ng-ngṳ̄: Ngò̤-lò̤-sṳ̆
нохчийн: Росси
Cebuano: Rusya
Chamoru: Russia
ᏣᎳᎩ: ᏲᏂᎢ
Tsetsêhestâhese: Russia
کوردی: ڕووسیا
corsu: Russia
qırımtatarca: Rusiye
čeština: Rusko
kaszëbsczi: Ruskô
словѣньскъ / ⰔⰎⰑⰂⰡⰐⰠⰔⰍⰟ: Рѡсїꙗ
Cymraeg: Rwsia
dansk: Rusland
Deutsch: Russland
Zazaki: Rusya
dolnoserbski: Rusojska
डोटेली: रुस
ދިވެހިބަސް: ރޫސީވިލާތް
eʋegbe: Russia
Ελληνικά: Ρωσία
emiliàn e rumagnòl: Rossia
English: Russia
Esperanto: Rusio
español: Rusia
eesti: Venemaa
euskara: Errusia
estremeñu: Russia
فارسی: روسیه
Fulfulde: Roosiya
suomi: Venäjä
Võro: Vinnemaa
Na Vosa Vakaviti: Rusi
føroyskt: Russland
français: Russie
arpetan: Russie
Nordfriisk: Ruslun
furlan: Russie
Frysk: Ruslân
Gaeilge: An Rúis
Gagauz: Rusiya
贛語: 俄羅斯
Gàidhlig: An Ruis
galego: Rusia
گیلکی: رۊسیه
Avañe'ẽ: Rrúsia
गोंयची कोंकणी / Gõychi Konknni: रूस
𐌲𐌿𐍄𐌹𐍃𐌺: 𐍂𐌿𐍃𐌰𐌻𐌰𐌽𐌳
ગુજરાતી: રશિયા
Gaelg: Yn Roosh
Hausa: Rasha
客家語/Hak-kâ-ngî: Ngò-lò-sṳ̂
Hawaiʻi: Rūsia
עברית: רוסיה
हिन्दी: रूस
Fiji Hindi: Russia
hrvatski: Rusija
hornjoserbsce: Ruska
Kreyòl ayisyen: Risi
magyar: Oroszország
Հայերեն: Ռուսաստան
interlingua: Russia
Bahasa Indonesia: Rusia
Interlingue: Russia
Iñupiak: Russia
Ilokano: Rusia
Ido: Rusia
íslenska: Rússland
italiano: Russia
ᐃᓄᒃᑎᑐᑦ/inuktitut: ᐅᓛᓴ
日本語: ロシア
Patois: Rosha
la .lojban.: rukygu'e
Basa Jawa: Ruslan
ქართული: რუსეთი
Qaraqalpaqsha: Rossiya
Taqbaylit: Rusya
Адыгэбзэ: Урысей
Kabɩyɛ: Ruusii
Kongo: Rusia
Gĩkũyũ: Racia
қазақша: Ресей
kalaallisut: Ruslandi
ភាសាខ្មែរ: រុស្ស៊ី
ಕನ್ನಡ: ರಷ್ಯಾ
한국어: 러시아
Перем Коми: Рочму
къарачай-малкъар: Россия Федерация
कॉशुर / کٲشُر: روٗس
Kurdî: Rûsya
коми: Рочму
kernowek: Russi
Кыргызча: Орусыя
Latina: Russia
Ladino: Rusia
Lëtzebuergesch: Russland
лакку: Аьрасат
лезги: Урусат
Luganda: Rwasha
Limburgs: Róslandj
Ligure: Ruscia
lumbaart: Rüssia
lingála: Rusí
لۊری شومالی: رۈسيأ
lietuvių: Rusija
latgaļu: Krīveja
latviešu: Krievija
मैथिली: रूस
Basa Banyumasan: Rusia
мокшень: Рузмастор
Malagasy: Rosia
олык марий: Россий
Māori: Rūhia
Baso Minangkabau: Rusia
македонски: Русија
മലയാളം: റഷ്യ
मराठी: रशिया
кырык мары: Россий
Bahasa Melayu: Rusia
Malti: Russja
Mirandés: Rússia
မြန်မာဘာသာ: ရုရှားနိုင်ငံ
مازِرونی: روسیه
Dorerin Naoero: Ratsiya
Nāhuatl: Rusia
Napulitano: Russia
Plattdüütsch: Russland
Nedersaksies: Ruslaand
नेपाली: रुस
नेपाल भाषा: रुस
Nederlands: Rusland
norsk nynorsk: Russland
norsk: Russland
Novial: Rusia
Nouormand: Russie
Sesotho sa Leboa: Russia
Chi-Chewa: Russia
occitan: Russia
Livvinkarjala: Ven'a
Oromoo: Raashiyaa
ଓଡ଼ିଆ: ଋଷିଆ
Ирон: Уæрæсе
ਪੰਜਾਬੀ: ਰੂਸ
Pangasinan: Rusia
Kapampangan: Rusia
Papiamentu: Rusia
Picard: Russie
Deitsch: Russland
Pälzisch: Russland
पालि: रूस
Norfuk / Pitkern: Rusha
polski: Rosja
Piemontèis: Russia
پنجابی: روس
Ποντιακά: Ρουσία
پښتو: روسیه
português: Rússia
Runa Simi: Rusya
rumantsch: Russia
Romani: Rusiya
Kirundi: Uburusiya
română: Rusia
armãneashti: Arusia
tarandíne: Russie
русский: Россия
русиньскый: Росія
Kinyarwanda: Uburusiya
संस्कृतम्: रास्या
саха тыла: Арассыыйа
sardu: Rùssia
sicilianu: Russia
Scots: Roushie
سنڌي: روس
davvisámegiella: Ruošša
Sängö: Rusïi
srpskohrvatski / српскохрватски: Rusija
සිංහල: රුසියාව
Simple English: Russia
slovenčina: Rusko
slovenščina: Rusija
Gagana Samoa: Rusia
Soomaaliga: Ruushka
shqip: Rusia
српски / srpski: Русија
Sranantongo: Rusland
SiSwati: IRashiya
Sesotho: Rashea
Seeltersk: Ruslound
Basa Sunda: Rusia
svenska: Ryssland
Kiswahili: Urusi
ślůnski: Rusyjo
தமிழ்: உருசியா
ತುಳು: ರಷ್ಯಾ
తెలుగు: రష్యా
tetun: Rúsia
тоҷикӣ: Русия
ትግርኛ: ራሻ
Türkmençe: Russiýa
Tagalog: Rusya
Setswana: Russia
lea faka-Tonga: Lūsia
Tok Pisin: Rasia
Türkçe: Rusya
Xitsonga: Rhaxiya
chiTumbuka: Russia
Twi: Russia
reo tahiti: Rūtia
тыва дыл: Россия
удмурт: Россия
ئۇيغۇرچە / Uyghurche: روسىيە
українська: Росія
اردو: روس
oʻzbekcha/ўзбекча: Rossiya
Tshivenda: Rashia
vèneto: Rusia
vepsän kel’: Venäma
Tiếng Việt: Nga
West-Vlams: Rusland
Volapük: Rusän
walon: Rûsseye
Winaray: Rusya
Wolof: Riisi
吴语: 俄罗斯
isiXhosa: IRashiya
მარგალური: რუსეთი
ייִדיש: רוסלאנד
Yorùbá: Rọ́síà
Vahcuengh: Ezlozswh
Zeêuws: Rusland
中文: 俄罗斯
文言: 俄羅斯
Bân-lâm-gú: Lō͘-se-a
粵語: 俄羅斯
isiZulu: IRashiya