Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Портал:ПорталларПортал:Сайланган эчтәлекПортал, нәрсә ул?Проект:Порталлар

Википедия авторлары максаты күп мәкалә язу түгел, ә сыйфатлы мәкаләләр язу. Шуңа күрә мәкаләләр махсус бүләкләр алалар.

Green star boxed.svg

Татар Википедиясенең иң яхшы һәм сыйфатлы мәкаләләре. Алар югары сыйфат стандартларына ия һәм һәр мәкаләгә үрнәк булып тора.

Blue star boxed.svg

Бу Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләре, ләкин ниндидер сәбәпләр буенча, алар сайланган дәрәҗәсендә түгел.

OSIRIS Mars true color.jpg

МарсКояш системасында Кояштан дүртенче булып урнашкан планета; Җирнең тышкы "күршесе". Зурлыгы буенча җиденче, "кечкенәлеге" буенча — икенче планета (Меркурийдан гына зуррак). Марс массасы Җир массасының 10,7 процентын тәшкил итә. Борынгы Рим мифологиясендәге сугыш алласы Марс хөрмәтенә аталган. Өслегендә күп булган тимер әчемәсе Марска кызгылт төсмер бирә, шунлыктан аны "кызыл планета" дип тә атыйлар.

Сыек кына атмосферасы булган Марс — Җир төркеме планетасы яки җирсыман планета. Аңарда Айдагы кебек метеорит кратерлары да, Җирдәге кебек вулканнар, үзәнлекләр, чүлләр һәм котып боз бүрекләре дә бар. Кояш тирәли әйләнү периоды, ел фасыллары алмашыну һәм бу ел фасыллары алмашынуга сәбәпче булган күчәр авышлыгы ягыннан да ул Җиргә охшаган.↪ Дәвамы

Blue star unboxed.svg
Актуаль яхшы мәкалә

Галимҗàн Гыйрфàн улы Ибраһѝмов (28 февраль (12 март) 1887, Солтанморат21 гыйнвар 1938, Казан) – татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе. Хезмәт Батыры (1932).

Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районына карый) Солтанморат исемле татар авылында туа. Галимҗан башта туган авылында белем ала, 3 сыйныфлы рус мәктәбенә дә йөри. 1898 елның көзендә әтисе Галимҗанны һәм аның бертуганын Ырынбурдагы мәдрәсәгә илтә. 1905 елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр, һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла.

↪ Дәвамы


Көннең сайланган мультимедиасы
Калып:Motd/2018-09-20 (tt-cyr)


Көннең cайланган рәсемe
European Brown Bear.jpg
Калып:Potd/2018-09-20 (tt-cyr)
Сайланган cоңгы портал:
IssykDish.gif
Татарлар тарихы
Сайланган cоңгы исемлек:
Hero of the USSR Gold Star.png
Татарлар - Советлар Берлеге Каһарманнары исемлеге
Ahmarov.jpg

Ğaynetdin Äxmärev (1864, Coat of Arms of Kazan gubernia (Russian empire).png Qazan gubernasınıñ Zöyä öyäze Naratlı awılı - 20.09.1911, Coat of Arms of Kazan (Tatarstan) (2004).png Qazan şähäre, Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Rusiä İmperiäse)tatar uqıtuçısı, mäğrifätçe.
Coat of Arms of Vyatka gubernia (Russian empire).png Noqrat gubernasınıñ Alabuğa öyäze Biektaw awılında 1885 yılda açılğan mäktäbeneñ berençe uqıtuçısı, 1891 yılda Coat of Arms of Kazan gubernia (Russian empire).png Qazan gubernasınıñ Coat of Arms of Tetyushi (Tatarstan) (1781).png Täteş qalasına küçä.
Qazan universitetı buyındağı "Arxeologiä, tarix häm etnografiä fänni cämğiäte" äğzäse (1893).
Citäkçelek itkän Täteş öyäze uçilisçesı Франция байрагы Frantsuz imperiäseneñ başqalası Blason paris.png Parijda uzğan 1900 yılğı bötendönya kürgäzmäsendä (ru) maqtawlı tanıqlıq belän bilgelänä.


Other Languages