Николай Рерих

Николай Рерих
N Roerich.jpg
Туган телдә исем Николай Константин улы Рерих
Туган 9 октябрь 1874(1874-10-09)
Питырбур
Үлгән 13 декабрь 1947(1947-12-13) (73 яшь)
Һиндстан
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Flag of Russia.svg  Русия империясе
Һиндстан Flag of India.svg  Һиндстан
Альма-матер Император сынлы сәнгать академиясе [d]
Һөнәре рәссам
Җефет Елена Шапошникова
Балалар Юрий, Святослав
Бүләк һәм мөкәфәтләре Изге Станислав ордены
Изге Анна ордены
Изге Владимир ордены
Подпись Николая Рериха-1932 г.jpg
Commons-logo.svg  Николай Рерих Викиҗыентыкта

Николай Рерих, Николай Константин улы Рерих, рус. Ре́рих (Рёрих) Никола́й Константи́нович ( 1874 елның 27 сентябре ( 9 октябрь), Питырбур1947 елның 13 декабре, Һиндстан, Химачал Прадеш штаты, Наггар) — рәссам (сценограф), фәйләсуф-мистик, язучы, сәяхәтче, археолог, җәмәгать эшлеклесе. «Рерих пакты»ның идея авторы, әйдәүчесе, «Мәдәниятләр аркылы тынычлык» һәм «Тынычлык Байрагы» халыкара мәдәни хәрәкәтләргә нигез салучы.

Тәрҗемәи хәле

«Диңгез артыннан кунаклар»

1874 елның 27 сентябрендә ( 9 октябрь) Питырбурда нотариус гаиләсендә туган. Балачактан ук рәсем дәресләре алган. Эре нотариаль контора хуҗасы булган әтисе җайга салынган эшен улына калдырырга уйлый, шуңа күрә улын хокук белгече итеп күрәсе килә. «Русиягә рәсем ясаучылар түгел, җәмәгать хадимнәре кирәк», ди ул. Николайның рәссамлыкка һәм тарих факультетында укыйсы килә. Әтисе белән компромисс буларак, Н. Рерих бер үк вакытта ( 1893- 1898 елларда) Питырбур университетының юридик факультетында һәм Сәнгать академиясендә А. Куинджи остаханәсендә белем ала. Иртән остаханәдә шөгыльләнә, соңыннан юридик факультетка юнәлә, тарих буенча лекцияләр тыңларга да вакыт таба. Археология белән дә кызыксына. 1898 елда университетны тәмамлап, хокук белгече дипломы алып чыга. Диплом эшенең темасы: «Борынгы Русь рәссамнарының хокукый халәте».

Студент вакыттан ук, Н. Рерих рәсемнәре күргәзмәләрдә күренә, журналларда басыла башлый. Академиядә уку ахырында «Русьның башлануы. Славяннар» темасына картиналар шәкеле башларга уйлый. Беренче картинасын Павел Третьяков сатып ала, калган картиналарын да үз галереясына алырга теләк белдерә. 1900 елда Н. Рерих Парижга француз рәссамы Кормон остаханәсенә рәсем буенча белемен камилләштерергә китә. Франциядә уйлаган темасы буенча иҗатын дәвам итә. « Диңгез арты кунаклары» картинасын да шунда яза.

Русия империясендә яшәгәндә археология һәм тупланмалар җыю белән шөгыльләнә. Чиркәүләр кору һәм бизәү эшләрендә катнаша, шәхси күргәзмәләрен оештыра. «Сәнгать дөнясы» ( рус. Мир искусства) рәссамнар берлеге җитәкчесе. «Императорның сәнгатьне илһамландыру җәмгыяте» сәркатибе, җәмгыять карамагындагы рәсем ясау мәктәбе директоры ( 1906- 1918). Сәнгать академиясе хокукый әгъзасы ( 1909 елдан).

Other Languages
azərbaycanca: Nikolay Rerix
български: Николай Рьорих
Ελληνικά: Νίκολας Ραίριχ
Esperanto: Nikolao Roerich
français: Nicolas Roerich
latviešu: Nikolajs Rērihs
Malagasy: Nicolas Roerich
مازِرونی: نیکلاس رریخ
Nederlands: Nikolaj Rjorich
norsk nynorsk: Nicholas Roerich
српски / srpski: Николај Рерих
oʻzbekcha/ўзбекча: Rerix Nikolay Konstantinovich