Милләтчелек

Милләтчелек — милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә хәрәкәт итә торган катлаулы күренеш. Бу күренешне төрлечә (шул исәптән берьяклы, хаталы) аңлату очраклары да булгалый. Зур совет энциклопедиясендә һәм философик энциклопедиядә — ул бер үк сүзләр һәм җөмләләр белән берьяклы гына аңлатыла.

Милләтчелек — «буржуаз һәм вак буржуаз идеология, сәясәт, шулай ук милли мәсьәләдәге психология. ...Милләтчелек өчен теге яки бу милләтне башка милләтләрдән өстен кую хас» [1]. Кайбер авторлар «милләтчелек», «милләтче» дигән тамгаларны кешеләр үз милләтләре турында ниндидер кайгыртучанлык күрсәтеп гамәл иткәндә дә кулланалар.

Аянычлысы шул: татар милләте вәкилләренең милли мәдәниятне үстерүгә, аны төзекләндерүгә, камилләштерүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге рус милләте («старший брат») вәкилләре тарафыннан «милләтчелек» дип бәяләнә. Моны рус милләте кешеләренең аңында гасырлар дәвамында державачылык принципларының, гомумән, милли мәсьәләне хәл итү эшендә урнашкан державачыл фикерләү ысулының шәкелләнүе белән аңлатырга кирәк.

«Милләтләрнең үзбилгеләнү» принцибының соңгы елларда «ул концепция модадан чыкты инде» дигән карашларның фәнни матбугатта ешрак чагыла башлавы шул ук сәбәп белән аңлатыла.

Билгеле, бу — теоретик проблема гына түгел, аның практик әһәмияте дә гаять зур. Әгәр дә күпмилләтле федератив дәүләт үз структурасындагы милли берәмлекләргә киң планда һәм үзләре төзегән программалар буенча үсәргә, камилләшергә мөмкинлек бирә икән, ул шушы берәмлекләрнең зур таяныч булачагына ышана ала. Әгәр дә бу өлкәдәге мөмкинлекләр киселә икән, күпмилләтле дәүләт үзе көчсезләнә дигән сүз, чөнки милләтләр бергә оеша алмаса, аларның һәркайсы үз ягын каерачак. Димәк, эчке каршылыклар куера, үзәк көчсезләнә бара.


«Милләт барлыкка килүнең берничә юнәлеше бар. Беренче юнәлеш - милләт формалашу халыкның үзаңына, холкы төрлелегенә бәйле рәвештә формалаша. Икенче юнәлеш - милләт махсус төзелә. Милләтчелек элиталардан башлана һәм мәҗбүри белем, мәгариф системасы аша халык массаларына кертелә. Идеология халыкка мәгариф системасы аша сеңдерелеп килгәнгә, милләтчелек әлегә саклана. Шул ук вакытта глобализациягә җавап булган милләтпәрвәр хисләр ныгый.[2]
Денис Брилев
»
Other Languages
Afrikaans: Nasionalisme
Alemannisch: Nationalismus
aragonés: Nacionalismo
العربية: قومية
অসমীয়া: জাতীয়তাবাদ
asturianu: Nacionalismu
azərbaycanca: Millətçilik
башҡортса: Милләтселек
žemaitėška: Naciuonalėzmos
беларуская: Нацыяналізм
беларуская (тарашкевіца)‎: Нацыяналізм
български: Национализъм
brezhoneg: Broadelouriezh
bosanski: Nacionalizam
català: Nacionalisme
нохчийн: Национализм
čeština: Nacionalismus
Deutsch: Nationalismus
Ελληνικά: Εθνικισμός
English: Nationalism
Esperanto: Naciismo
español: Nacionalismo
eesti: Rahvuslus
euskara: Nazionalismo
estremeñu: Nacionalismu
føroyskt: Nationalisma
français: Nationalisme
galego: Nacionalismo
עברית: לאומיות
हिन्दी: राष्ट्रवाद
Fiji Hindi: Rastryawaad
hrvatski: Nacionalizam
Bahasa Indonesia: Nasionalisme
Ilokano: Nasionalismo
italiano: Nazionalismo
Patois: Nashinalizim
Basa Jawa: Nasionalisme
қазақша: Ұлтшылдық
한국어: 내셔널리즘
къарачай-малкъар: Миллетчилик
Ladino: Nasionalizmo
Limburgs: Nationalisme
lumbaart: Naziunalism
lietuvių: Nacionalizmas
latviešu: Nacionālisms
македонски: Национализам
മലയാളം: ദേശീയത
Bahasa Melayu: Nasionalisme
Mirandés: Nacionalismo
မြန်မာဘာသာ: အမျိုးသားရေးဝါဒ
مازِرونی: ناسیونالیسم
नेपाल भाषा: राष्ट्रवाद
Nederlands: Nationalisme
norsk nynorsk: Nasjonalisme
occitan: Nacionalisme
ਪੰਜਾਬੀ: ਕੌਮਪ੍ਰਸਤੀ
polski: Nacjonalizm
Piemontèis: Nassionalism
پنجابی: نیشنلزم
português: Nacionalismo
rumantsch: Naziunalissem
română: Naționalism
русский: Национализм
русиньскый: Націоналізм
саха тыла: Национализм
sicilianu: Nazziunalismu
davvisámegiella: Nationalisma
srpskohrvatski / српскохрватски: Nacionalizam
Simple English: Nationalism
slovenčina: Nacionalizmus
slovenščina: Nacionalizem
српски / srpski: Национализам
svenska: Nationalism
Kiswahili: Utaifa
Türkçe: Milliyetçilik
тыва дыл: Национализм
ئۇيغۇرچە / Uyghurche: مىللەتچىلىك
українська: Націоналізм
oʻzbekcha/ўзбекча: Millatchilik
Tiếng Việt: Chủ nghĩa dân tộc
Winaray: Nasyonalismó
მარგალური: ნაციონალიზმი
中文: 民族主義
Bân-lâm-gú: Bîn-cho̍k-chú-gī
粵語: 民族主義