Марс (планета)

Марс Марсның астрономик символы
OSIRIS Mars true color.jpg
Марс, 2007 елның февралендә планета яныннан Розетта космик аппараты очып үткәндә, аппараттагы OSIRIS инструменты төшереп алган, планетаның асыл төсен күрсәтүче рәсемдә
Башка атамалар

Мәрих, Мәррих, Кызыл планета

Ачыш
Беренче ачыш ясаучы

Асаф Һолл

Ачыш датасы

2 тысячелетие до н. э.

Орбиталь үзенчәлекләре

Дәвер: J2000

Орбитаның эксцентриситеты (e)

0,0935±0,0001[1] һәм 0,0933941[2]

Нәрсәнең иярчене

Кояш

Иярченнәре

Фобос һәм Деймос

Физик үзенчәлекләре
Поляр тыгызлану

0,00589

Масса (m)

6,4185×1023 кг

Викимәгълүматта булган чыганаклар

Марс, Мәрих[3][4] — Кояш системасында Кояштан дүртенче булып урнашкан планета. Аны Җирнең тышкы «күршесе» дип тә атыйлар. Зурлыгы буенча җиденче, «кечкенәлеге» буенча — икенче планета (Меркурийдан гына зуррак). Марс массасы Җир массасының 10,7 %-тын тәшкил итә. Борынгы Рим мифологиясендәге сугыш алласы Марс хөрмәтенә аталган. Өслегендә күп булган тимер оксиды Марска кызгылт төсмер бирә[5], шунлыктан аны «кызыл планета» дип тә атыйлар[6][7][8].

Сыек кына атмосферасы булган Марс — Җир төркеме планетасы яки җирсыман планета. Аңарда Айдагы кебек метеорит кратерлары да, Җирдәге кебек вулканнар, үзәнлекләр, чүлләр һәм котып боз бүрекләре дә бар. Үз күчәре тирәли әйләнү периоды, ел фасыллары алмашыну һәм бу ел фасыллары алмашынуга сәбәпче булган күчәр авышлыгы ягыннан да ул Җиргә охшаган.

Марстагы Олимп исемле тау (лат. Olympus Mons) — Кояш системасында билгеле булган иң биек вулкан һәм икенче иң биек тау (планеталарда урнашкан тауларны гына игътибарга алсак, ул иң биеге), ә Маринер исемле каньон (лат. Valles Marineris) — Кояш системасындагы иң зур каньоннарның берсе. Төньяк ярымшарда урнашкан Бореалис бассейны планетаның 40 %-ын били һәм гаять зур бер метеорит кратеры була ала[9][10].

Марсның ике табигый иярчене бар — Фобос һәм Деймос (борынгы юнанча «паника/курку» һәм «дәһшәт/курку»). Икесе дә кечкенә һәм иррегуляр шәкелле. Алар, 5261 Эврика Марс трояны кебек үк, Марс гравитацион кырына килеп эләккән астероидлар булырга мөмкин[11][12].

Марста тереклек бармы яисә булганмы дигән сорауга җавап эзләп, фәнни тикшеренүләр алып барыла. Берничә астробиологик миссия планлаштырылган, шул исәптән Марс 2020 һәм ЭкзоМарс гизәрләре[13][14][15][16]. Атмосфера басымының түбән булуы сәбәпле (Җирдәге атмосфера басымының 1 %-ыннан да кимрәк[17]), Марс өслегендә су сыек килеш саклана алмый, мәгәр иң тирән иңкүлекләрдә һәм күпмедер вакыт тора алса гына[18][19] (сыек су булуы исә тереклек булуның бер шарты дип карала). Котып боз бүрекләренең икесе дә башлыча судан торырга охшый[20][21]. Планетаның көньяк котыбындагы бозлар эресә, хасил булган су планета өслеген 11 метр тирәнлектәге су тышчасы белән капларга җитәр иде[22]. 2016 елның 22 ноябрендә НАСА Марсның Утопия тигезлеге дигән өлкәсендә зур күләмдә җир асты бозлары табылуы турында хәбәр итте. Табылган су күләме якынча Төньяк Америкада урнашкан Югары күлдәге (ингл. Lake Superior) су күләменә тигез дип фаразлана (рәсем)[23][24][25]. Бу Байкалдагы суның яртысы дигән сүз (Байкалдагы су күләме 23 600 км3 булса[26], Югары күлдә ул 12 100 км3 тәшкил итә[27]).

Марсны һәм аның кызгылт төсен Җирдән гади күз белән күреп була. Аның йолдызча зурлыгы −2,91-гә җитә[28], бу күрсәткеч буенча ул Юпитер, Венера, Ай һәм Кояштан гына калыша. Шулай да Җир өстендә урнашкан оптик телескоплар, Җир белән Марс бер-берсенә иң якын чакта да, киңлеге 300 километрдан да ким булмаган үзенчәлекләрне генә аермачык күрсәтә алалар — Җирнең атмосферасы андый күзәтүләрне кыенлаштыра[29].

Эчтәлек

Other Languages
Afrikaans: Mars
Alemannisch: Mars (Planet)
አማርኛ: ማርስ
aragonés: Marte (planeta)
Ænglisc: Tīw (tungol)
العربية: المريخ
مصرى: مريخ
অসমীয়া: মঙ্গল গ্ৰহ
asturianu: Marte (planeta)
azərbaycanca: Mars
تۆرکجه: مریخ
башҡортса: Марс
Boarisch: Mars (Planet)
žemaitėška: Marsos
Bikol Central: Marte
беларуская: Марс
беларуская (тарашкевіца)‎: Марс
български: Марс
भोजपुरी: मंगल ग्रह
བོད་ཡིག: མིག་དམར།
bosanski: Mars
Mìng-dĕ̤ng-ngṳ̄: Huōi-sĭng
нохчийн: Марс
Cebuano: Mars
ᏣᎳᎩ: ᎹᏏ
corsu: Marte
čeština: Mars (planeta)
kaszëbsczi: Mars
Чӑвашла: Марс
Deutsch: Mars (Planet)
Zazaki: Mars
डोटेली: मंगलग्रह
Ελληνικά: Άρης (πλανήτης)
emiliàn e rumagnòl: Mèrt
English: Mars
Esperanto: Marso
español: Marte (planeta)
eesti: Marss
euskara: Marte
estremeñu: Marti (praneta)
فارسی: مریخ
suomi: Mars
Võro: Marss
français: Mars (planète)
Nordfriisk: Mars
Frysk: Mars
贛語: 火星
Gàidhlig: Corg
galego: Marte
Avañe'ẽ: Jasytata Guasu
ગુજરાતી: મંગળ (ગ્રહ)
客家語/Hak-kâ-ngî: Fó-sên
Hawaiʻi: Hōkū‘ula
עברית: מאדים
हिन्दी: मंगल ग्रह
Fiji Hindi: Mangalgrah
hrvatski: Mars
hornjoserbsce: Mars
Kreyòl ayisyen: Mas (planèt)
interlingua: Marte (planeta)
Bahasa Indonesia: Mars
Interlingue: Mars
Ilokano: Marte
ГӀалгӀай: Марс
Ido: Marso
日本語: 火星
Patois: Maarz
la .lojban.: mars
Basa Jawa: Mars
ქართული: მარსი
Qaraqalpaqsha: Mars (planeta)
Taqbaylit: Mars (itrikli)
Kongo: Mars
Gĩkũyũ: Maasi
қазақша: Марс
ភាសាខ្មែរ: ភពអង្គារ
한국어: 화성
къарачай-малкъар: Марс (планета)
Ripoarisch: Mars (Planet)
коми: Марс
kernowek: Meurth (planet)
Кыргызча: Марс
Ladino: Marte
Lëtzebuergesch: Mars (Planéit)
лезги: Марс
Lingua Franca Nova: Marte
Limburgs: Mars (planeet)
lumbaart: Marte (pianeta)
lietuvių: Marsas (planeta)
latviešu: Marss (planēta)
Malagasy: Mars (fajiry)
македонски: Марс (планета)
മലയാളം: ചൊവ്വ
монгол: Ангараг
मराठी: मंगळ ग्रह
Bahasa Melayu: Marikh
Mirandés: Marte (planeta)
မြန်မာဘာသာ: အင်္ဂါဂြိုဟ်
مازِرونی: مریخ
Dorerin Naoero: Mars
Napulitano: Marte
Plattdüütsch: Mars (Planet)
Nedersaksies: Mars (planeet)
नेपाल भाषा: मंगल ग्रह
Nederlands: Mars (planeet)
norsk nynorsk: Planeten Mars
Nouormand: Mars
Diné bizaad: Máaz
Livvinkarjala: Mars (planiettu)
Oromoo: Mars
ଓଡ଼ିଆ: ମଙ୍ଗଳ
ਪੰਜਾਬੀ: ਮੰਗਲ (ਗ੍ਰਹਿ)
Kapampangan: Mars
polski: Mars
Piemontèis: Mart (pianeta)
پنجابی: مریخ
پښتو: مريخ
português: Marte (planeta)
Runa Simi: Awqakuq
rumantsch: Mars (planet)
Romani: Manjor
armãneashti: Marti
русский: Марс
русиньскый: Марс (планета)
संस्कृतम्: मङ्गलः
саха тыла: Марс
ᱥᱟᱱᱛᱟᱲᱤ: ᱵᱚᱸᱜᱟ ᱮᱸᱜᱮᱞ
sardu: Marte
sicilianu: Marti (pianeta)
Scots: Maurs
سنڌي: مريخ
davvisámegiella: Mars
srpskohrvatski / српскохрватски: Mars
Simple English: Mars
slovenčina: Mars
slovenščina: Mars
Soomaaliga: Farraare
shqip: Marsi
српски / srpski: Марс
Seeltersk: Mars
Basa Sunda: Mars
svenska: Mars (planet)
Kiswahili: Mirihi
ślůnski: Mars
ತುಳು: ಅಂಗಾರಕ
తెలుగు: అంగారకుడు
тоҷикӣ: Миррих
Türkmençe: Mars
Tagalog: Marte
Türkçe: Mars
тыва дыл: Марс
ئۇيغۇرچە / Uyghurche: مارس
українська: Марс (планета)
اردو: مریخ
oʻzbekcha/ўзбекча: Mars
vepsän kel’: Mars (planet)
Tiếng Việt: Sao Hỏa
West-Vlams: Mars (planete)
Volapük: Mard
Winaray: Marte
Wolof: Maas
吴语: 火星
хальмг: Марс һариг
მარგალური: მოროხი (პლანეტა)
ייִדיש: מאדים
Yorùbá: Mársì
Vahcuengh: Ndaundeiqfeiz
中文: 火星
文言: 熒惑
Bân-lâm-gú: Hoé-chheⁿ
粵語: 火星
isiZulu: UMarzi