Мамык (үсемлек)

Мамык (үсемлек)
Gossypium barbadense - Köhler–s Medizinal-Pflanzen-068.jpg
Gossypium barbadense
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы

мамык (үсемлек)

Wikispecies-logo.svg
Викитөрләрдәге
систематика
Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта
Сурәт
ITIS   21709
NCBI   3633
EOL   61160
IPNI   25887-1
Үрнәк:  Карау • •
Мамык куагы

Мамык (Gossypium) — мальвалар үсемлек төреннән булган, көньякта игелә торган берьеллык үләнчел үсемлек, яки куак. Мамык — мөһим техник культура, дөньякүләм җитештерелгән сүснең 50% ын тәшкил итә.

Үзәк тамыр системасы көчле. Чәчәкләре эре, ак, сары төсләрдә. Үзеннән серкәләнүче үсемлек. Җимеше — тартмачык, 3—5 капкач белән ачыла. Күн санлы орлыклар озын ак төкчәләр белән канланган, алар — орлык тарату өчен җайланма. Төкчәләрнең озынлыгы 50—60 мм га җитә. [1]

Мамык үсемлеге җылылык, кояш, уңдырышлы туфрак һәм дым ярата. Гадәттә аны җирне ясалма сугару юлы белән үстерәләр. Мамык үсемлегенең биеклеге — метр яки метр ярым. Чәчәкләре эре. Җимеше булып орлык тартмачыгы пәйда була. Өлгергәннән соң аның капкачлары ачыла һәм аннан йомшак сүсле ак масса килеп чыга. Барыннан да элек аны Һиндстанда, аннан сон Кытайда һәм Мисырда үстерә башлаганнар. Башка илләрдән элегрәк һиндстанда киҗе-мамыктан җинел, нәфис тукымалар һәм төрле төстәге менә дигән ситсылар эшли башлаганнар. Хәзер мамыкны Һиндстанда, АКШта, Кытайда, Бразилиядә һәм башка илләрдә үстерәләр. Элекке ССРБда ул Урта Азия республикаларында һәм Кавказ артында үсә.

Тартмачыктагы йомшак массаны астында орлыклары бул. Орлыгын гомуми массадан аерып алуы бик җиңел түгел. Олыклары җепселләр, ягъни бик нечкә, озын һәм кыска сүсләр белән чуалган. Киндер һәм җитеннең сүсләре — сабакларында булса, мамык үсемлегенең — орлыкларында була.

Орлыкларыннан шулай ук май сыгып чыгаралар. Ул консерв сәнәгатендә кулланыла һәм маргарин эшләүгә китә. Болардан тыш, мамык маен сабын кайнатуда кулланалар, аннан глицерин һәм стеарин алалар. Мамык маен сыкканнан соң түп кала. Ул — туклыклы терлек азыгы. Майны сыгу процессында калган башка калдыклардан гудрон аерып алалар. Аны юлның каты түшәмәсенә һәм кызуга түзүчән лаклар җитештерүдә кулланалар. Орлык кабыклары этил һәм метил спирты ясауга китә. Сабаклары — ягулык һәм төзү материалы булып хезмәт итә. Яфракларыннан исә алма һәм лимон кислотасы алырга була.


  • Чыганаклар

Чыганаклар

  • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.
    Other Languages
    Alemannisch: Baumwolle
    aragonés: Gossypium
    العربية: جوسيبيوم
    asturianu: Gossypium
    azərbaycanca: Pambıq (bitki)
    Boarisch: Baamwoi
    беларуская: Бавоўнік
    български: Памук (род)
    bosanski: Gossypium
    català: Cotoner
    Cebuano: Gossypium
    کوردی: لۆکە
    čeština: Bavlník
    Чӑвашла: Çĕр мамăкĕ
    Cymraeg: Gossypium
    Deutsch: Baumwolle
    Ελληνικά: Βαμβάκι
    English: Gossypium
    Esperanto: Kotonujo
    español: Gossypium
    euskara: Kotoi-landare
    suomi: Puuvillat
    français: Gossypium
    galego: Algodoeiro
    hrvatski: Pamuk (biljka)
    hornjoserbsce: Bałmowc
    Kreyòl ayisyen: Koton
    magyar: Gyapot
    Հայերեն: Բամբակենի
    italiano: Gossypium
    日本語: ワタ属
    ქართული: ბამბა (გვარი)
    қазақша: Мақта (дақыл)
    한국어: 목화속
    lietuvių: Vilnamedis
    latviešu: Kokvilnas augi
    മലയാളം: ഗൊസ്സീപിയം
    မြန်မာဘာသာ: ဝါပင်
    Nāhuatl: Ichcatl
    Plattdüütsch: Boomwull
    Nederlands: Katoenplant
    occitan: Cotonièr
    Picard: Couton
    پنجابی: چوگی (جنس)
    português: Algodoeiro
    Runa Simi: Utku yura
    română: Gossypium
    armãneashti: Bumbacu
    русский: Хлопчатник
    русиньскый: Бавовна
    srpskohrvatski / српскохрватски: Pamuk (biljka)
    slovenčina: Bavlník
    српски / srpski: Памук (биљка)
    Kiswahili: Mpamba
    తెలుగు: గాసిపియమ్
    ไทย: ฝ้าย
    reo tahiti: Vavai
    удмурт: Хлопок
    українська: Бавовник
    oʻzbekcha/ўзбекча: Gʻoʻza
    Tiếng Việt: Chi Bông
    Winaray: Gossypium
    中文: 棉花屬