Камал II

Камал II
Габдрахман Камал
Камал II.jpg
Туган телдә исемГабдрахман Галиәкбәр улы Камалетдинов
Туган1896(1896)
Казан
Үлгән1948(1948)
Казан
Милләттатар
ВатандашлыгыРусия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәреактер, режиссер
ҖефетI Мәрьям
II Марзия
БалаларСөембикә, Мария, Эдуард, Розенкранц (I никахтан);
Розалия, Искәндәр (II никахтан)
Ата-ана
  • Галиәкбәр Камалетдин улы (1849-1921) (әти)
  • Мәүгыйзә Хафизулла кызы (1844-1936) (әни)

Камал II (сәхнә псевдонимы, тулы исеме Габдрахман Камал), Габдрахман Галиәкбәр улы Камалетдинов, рус. Камалетдинов Габдрахман Галиакберович, Камал Второй (1896, Казан1948, Казан) — драма актеры, режиссёр, тәрҗемәче, һөнәри татар театрына нигез салучыларның берсе, «Сәйяр» труппасы актёры (1915-1917). Драматург Галиәсгар Камалның (1879-1933), актер Камал I нең (1893-1933) бертуган энесе, актриса Зәйнәп Камалованың (1899-1977) бертуган абыйсы.

Тәрҗемәи хәле

Камал II яшь чакта

1896 елда Казанда татар милләтенә атаклы шәхесләр биргән 6 балалы гаиләдә[1] өченче бала булып туган. Әтисе Галиәкбәр Камалетдин улы чыгышы белән Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Арча районы) Сикертән авылыннан[2] , Казанда тире-күн эшкәртү белән шөгыльләнгән. Туганнары: Галиәсгар, Габдулла, Бибигалимә, Мәрьям, Зәйнәп.

Other Languages