Казан

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Казан
KAZ Collage 2015.png
Казан (Русия)
Казан
Казан (Татарстан)
Казан
{|style="background:inherit;width:100%;display:table; text-align: center;"

|style="background:#f0f0f0;font-weight:bold; text-align: center;"|Байрак[d] |style="background:#f0f0f0;font-weight:bold; text-align: center;"|Герб |- |style="vertical-align:middle"|Байрак |style="vertical-align:middle"|Герб

|}
ИлРусия
Федерация субъектыТатарстан
Шәһәр бүлгесеКазан
Координатлар55°47′27″ т. к. 49°06′52″ кч. о.HGЯЯO
Эчке бүленеш7 административ район
МэрИлсур Метшин
Мәйдан614,16 [1] км²
Рәсми тел[[татарча, русча]]
Халык саныGreen Arrow Up Darker.svg1 145 435[1] кеше
Агломерация1 560 000
Милли составтатарлар, руслар, чуашлар һ. б.
Дини составмөселманнар, христианнар һ. б.
Сәгать кушагыUTC+3
Телефон коды+7 843
Почта индексы420xxx
Автомобиль коды16, 116
ГАТОБК коды92 401 000 000
ОКТМО коды92 701 000 001
Рәсми сайтhttp://www.kzn.ru/ kzn.ru/tat/ http://www.kzn.ru/
Кардәш шәһәрләрЮрмала, Анталия[d], Җиддә[d], Истанбул, Брауншвейг, Брайан[d], Колледж-Стейшен[d], Хәйдәрабад[d], Урбино[d], Астана, Әстерхан һәм Краснояр
БүләкләрЛенин ордены

Казан (قازان, рус. Казань) – Татарстан Җөмһүриятенең башкаласы, Русиянең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу урынында урнашкан зур порт.

Шәһәрнең теркәлгән «Русиянең өченче башкаласы» бренды бар, шулай ук ярымрәсми рәвештә ул «Русия федерализмы үзәге (башкаласы)» һәм «бөтендөнья татарларының башкаласы» дип атала. 2005 елда Казан шәһәре 1000-еллыгын бәйрәм итте, 2013 елда Казанда XXVII Җәйге Универсиада узды. 2015 елдасу спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты үткәрелде, ә 2018 елда шәһәр (Русиянең башка шәһәрләр белән) ФИФА Дөнья футбол чемпионатын кабул итә.

Физик-җәгърафи сыйфатлама

Урынлаштыру

Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу төшендә урнашкан. Географик координатлар («ноленче» километр): 55°47′ т. к. 49°06′ кч. о.HGЯЯO. Тирәнлек: 29 км, киңлек: 31 км. Шәһәрнең сәгать поясыUTC+4, ләкин мәскәү вакыты.

Шәһәр көнбатыш, үзәк һәм көньяк-көнбатыш өлешләрендә Идел елгасына чыга, яр буе сызыгы — 15 километр. Казанның көнбатыш читендә Идел аша күпер бар. Казансу елгасы төньяк-көнчыгыштан көнбатышка ага һәм шәһәрне ике тиң диярлек өлешкә бүлә. Казансу аша биш күпер вә дамба төзелгән, шулай ук елга астында Казан метрополитенының Үзәк сызыгы бара.

Шәһәр өске йөзенең үзенчәлеге — тигезле-үрле. Шәһәрнең үзәгендә Болак арты, Кабан алды, Кабан арты түбәнле тигезлекләр, Арча кыры калкулы тигезлек, һәм аерым үрләр (Кирмән, һ.б.) бар. Көньякка һәм көньяк-көнчыгышка таба шәһәр территориясе күтәрелә бара, шуңа күрә түбәнле Таучык, Әзин, Нагорный, Дәрвишләр торак массивлары елга арты өлешеннән уртача 20-40 метрга зуррак биеклекләрдә урнашалар. Елга арты өлешендә Җилантауны һәм шәһәр төньягындагы бистәләрнең үрләрне аерылып торалар.

Климат

Шәһәрнең климаты - уртача континенталь, суыклар һәм корылык еш очрашмыйлар. Казанга күбрәк көньяк һәм көнчыгыш җилләр өрә, җилсез һава уртача елда 13 тапкыр була. Кар капламы февраль һәм март айларында якынча 38 см. Иң салкын ай - гыйнвар (−11,6 °C), иң эссе - июль (19,7 °C), уртача еллык явым-төшем күләме – 550 мм. Иң яңгырлы ай – июнь (70 мм), ә иң аз санда явым-төшем мартта – 25 мм. 2010 елның 1 августында Казанда температур максимум - 39,0 °C теркәлгән. Минимум - 1942 елның 21 гыйнварендә (−46,8 °C) булган. Елда уртача җил көче 3,6 м/с була, ә һава дымлылыгы — 75 %.

Казан климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек
Абсолют максимум,  °C 3,8 5,2 14,0 29,5 33,8 37,5 38,9 39,0 32,3 23,4 15,0 6,1
Уртача максимум, °C −7,2 −6,7 −0,2 10,2 19,0 23,5 25,5 22,9 16,3 8,1 −1 −5,8
Уртача температура, °C −10,4 −10,2 −4 5,5 13,3 18,1 20,2 17,6 11,7 4,8 −3,4 −8,5
Уртача минимум, °C −13,5 −13,3 −7,3 1,6 8,2 13,3 15,5 13,3 8,2 2,2 −5,6 −11,4
Абсолют минимум, °C −46,8 −39,9 −31,7 −25,6 −6,5 −1,4 2,6 1,6 −5,4 −23,4 −36,6 −43,9
Явым-төшем нормасы, мм 40 33 32 31 41 63 65 60 51 53 46 43


Other Languages
Afrikaans: Kazan
አማርኛ: ካዛን
العربية: قازان
مصرى: كازان
asturianu: Kazán
авар: Къазан
azərbaycanca: Kazan
تۆرکجه: قازان
башҡортса: Ҡазан
беларуская: Казань
беларуская (тарашкевіца)‎: Казань
български: Казан
বাংলা: কাজান
brezhoneg: Qazan
bosanski: Kazanj
буряад: Казань
català: Kazan
нохчийн: Казань
qırımtatarca: Qazan
čeština: Kazaň
словѣньскъ / ⰔⰎⰑⰂⰡⰐⰠⰔⰍⰟ: Каꙁанъ
Чӑвашла: Хусан
Cymraeg: Kazan’
dansk: Kasan
Deutsch: Kasan
Zazaki: Kazan
dolnoserbski: Kazan
Ελληνικά: Καζάν
English: Kazan
Esperanto: Kazano
español: Kazán
eesti: Kaasan
euskara: Kazan
فارسی: قازان
suomi: Kazan
français: Kazan
Gaeilge: Kazan
galego: Kazán
Avañe'ẽ: Kasã
עברית: קאזאן
हिन्दी: काज़ान
hrvatski: Kazanj
hornjoserbsce: Kazań
Հայերեն: Կազան
interlingua: Kazan
Bahasa Indonesia: Kazan
Interlingue: Kazan
Ido: Kazan
italiano: Kazan'
日本語: カザン
ქართული: ყაზანი
қазақша: Қазан (қала)
kalaallisut: Kazan
한국어: 카잔
Перем Коми: Козань
къарачай-малкъар: Къазан
kurdî: Kazan
коми: Казан
Кыргызча: Казан
Latina: Casanum
Lëtzebuergesch: Kasan
лезги: Казань
Limburgs: Kazan
lietuvių: Kazanė
latviešu: Kazaņa
олык марий: Озаҥ
Baso Minangkabau: Kazan
македонски: Казањ
монгол: Казань
मराठी: कझान
кырык мары: Азан
Bahasa Melayu: Kazan
မြန်မာဘာသာ: ကာဇန်မြို့
эрзянь: Казань ош
مازِرونی: کازان
Nederlands: Kazan (stad)
norsk nynorsk: Kazan
norsk: Kazan
Ирон: Хъазан
polski: Kazań
پنجابی: قازان
português: Cazã
Runa Simi: Kazan
română: Kazan
русский: Казань
саха тыла: Казан
sicilianu: Kazan'
Scots: Kazan
Simple English: Kazan
slovenčina: Kazaň
slovenščina: Kazan
shqip: Kazani
српски / srpski: Казањ
svenska: Kazan
Kiswahili: Kazan
ślůnski: Kazań
தமிழ்: கசான்
ไทย: คาซาน
Türkmençe: Kazan
Tagalog: Kazan
chiTumbuka: Kazan
Twi: Kazan
удмурт: Кузон
ئۇيغۇرچە / Uyghurche: قازان
українська: Казань
اردو: قازان
oʻzbekcha/ўзбекча: Qozon
vepsän kel’: Kazan'
Tiếng Việt: Kazan
Volapük: Kazan
Winaray: Kazan
Wolof: Kazan
吴语: 喀山
მარგალური: ყაზანი
ייִדיש: קאזאן
中文: 喀山
粵語: 喀山