Йөклелек

26нчы һәм 40нчы атналык йөклелек
Кеше эмбрионы (8 атна).
Кеше эмбрион үсүнең беренче стадиялары.

Кеше йөклелеге́ (лат. graviditas) — хатын-кызларның организмының аерым халәте, аны кичергәндә хатын-кызның репродуктив органнарында эмбрион яки йөк үсеше булып тора. Йөклелек хатын-кызның җенес күзәнәге (күкәй күзәнәге) ирнең җенес күзәнәге (сперматозоид) белән аталану нәтиҗәсе булган яралгы яралу моментыннан башлана. Аталанган күкәй (яралгы) ананың аналык куышлыгында үсә. Ул Х-хромосома исе булып тора. Булачак баланың җенесе сперматозоид күчерә торган җенси Y-хромосома белән билгеләнә. X-хромосомадан кыз бала, ә Y-хромосомадан ир бала туачак. Баланың ана карынында үсеше 9 ай дәвам итә.

Ана карынындагы 3 айга кадәрге яралгыны эмбрион дип, ә 3 айдан туганга кадәр — карындагы бала дип атыйлар. Ул кирәкле ризыкны һәм кислородны бала урынындагы кан тамырлары аша ананың каныннан ала. IX Кояш аеның ахырында (яки 28 көнгә тигез булган X Ай аеның башында) бала дөньяга килә. Баланың яңа туганнан соңгы үсеш чоры 18 яшькә кадәр дәвам итә.

Яңа туган баланың массасы һәм буе аның җенесенә, ата-аналарының гәүдә төзелешенә, ананың ничәнче йөклелеге булуга нык бәйле. Икенче һәм калган йөклелектә тапкан балаларның массалары һәм буйлары, кагыйдә буларак, беренче йөклелектә тапкан балалардан зуррак була.

Җитлегеп туган баланың буе уртача 50 см (48–52 см), шул ук вакытта малайлар гадәттә кызлардан озынрак була. Яшь бала беренче өч айда бигрәк тә тиз үсә, һәр айда 3 см га озыная. Алты айга кадәр айлык үсеш уртача 2–2, 5 см, аннары — 2 см һәм тугыз айдан бер яшькә кадәр 1, 5 см була. Шулай итеп, бала бер яшькә кадәр 25 см га үсә. Әгәр яңадан елга якынча 5 см га үсүен игътибарга алсак, баланың беренче ел яшәү дәверендә аңарда матдәләр алмашы процессының нинди көчле булуын күз алдына китерергә мөмкин.Җитлегеп туган баланың массасы 3000–3500 г. Малайлар гадәттә кызлардан зуррак була.

Медицина күзәтүе

Йөклелеккә 12 атна булганда УЗИ үтү мөһим. Нәкъ шул чорда яралгыда хромосом тайпылышлар (мисалга, Даун синдромы һәм шуңа охшаш башка төр авырулар) барлыгы-юклыгы ачыклана. Йөклелек 18-21 һәм 32-33 атнага җиткәндә район дәваханәсенең үзендә янә бер тапкыр УЗИ үтелә. КТГ( кардиотохография) аппараты ярдәмендә ана карынындагы баланың йөрәк тибеше тикшерелә. Йөкле вакытта (яки авырга узу алдыннан) пенициллин, тетрациклин, ПАСК, ацетилсалицил кислотасы (аспирин), амидопирин, хинин, сульфаниламид препаратларын һ.б.ш. контрольсез эчү аркасында еш кына авыру балалар туа. Йөкле хатынның тиешенчә тукланмавы (бигрәк тә витаминнар җитмәү), йөклелек чорында токсикозның көчле булуы, ананың авырга калганга кадәрге һәм авырлы вакыттагы авырулары (бигрәк тә дәваланмаган яки дөрес дәваланмаганда), озак вакыт рингин нурлары белән нурландыру һ. б. — боларның барысы да булачак балага эзсез калмый. Еш кына баланың үзеннән-үзе төшүенә, вакытыннан алда яисә үле тууына китерүе ачыкланды. Шулай ук боларның баланың үсешендә төрле авырулар яки яшерен үзгәрешләр китереп чыгаруы да мөмкин. Соңгы очракта балалар бик зәгыйфь үсәләр, матдәләр алмашының төрле үзгәрешләре күзәтелә, яшьтәшләреннән аң ягыннан калышалар, җенси үсешләрендә кимчелекләр булуы мөмкин.

Фәндә озак вакытлар бала ана карынында ятканда аның организмыннан тулысынча бәйсез була дигән караш яшәп килде. Хәзер галимнәр яралгы белән ананың организмы бербөтен тәшкил итүен исбатладылар. Шулай ук анадан яралгыга микроблар, вируслар, агулы матдәләр, алкоголь һәм кайбер дару препаратларының эләгү мөмкинлеген дә раслыйлар. Аларның карындагы яралгыга, ә аннары балага зарарлы тәэсир итүе билгеле булды. Йөклелекнең беренче өч ае, яралгының әгъзалары формалашып, өлешчә эшли башлаганда, аеруча «сизгер» була, шуңа күрә авыру тудыручы факторларның тәэсире бу периодта аеруча куркыныч. Сәламәт хатын-кыз өчен бөтен гомеренә бары тик бер генә мәртәбә бала тудыру физиологик яктан нормаль күренеш түгел. 3–5 ел аша бала табу хатын-кызның яшәрүенә, чәчәк атуына китерә.

Other Languages
Afrikaans: Swangerskap
Akan: Nyinsɛn
Alemannisch: Schwangerschaft
aragonés: Emprenyatura
العربية: حمل
مصرى: حمل
অসমীয়া: গৰ্ভধাৰণ
asturianu: Embaranzu
azərbaycanca: Hamiləlik
تۆرکجه: حامیله‌لیک
беларуская (тарашкевіца)‎: Цяжарнасьць чалавека
Bahasa Banjar: Tian
বাংলা: গর্ভধারণ
བོད་ཡིག: མངལ་སྦུམ་པ།
brezhoneg: Dougerez
bosanski: Trudnoća
буряад: Жэрмэһэн
català: Embaràs
کوردی: دووگیانی
čeština: Těhotenství
Cymraeg: Beichiogrwydd
dansk: Graviditet
Ελληνικά: Εγκυμοσύνη
emiliàn e rumagnòl: Grevdànsa
English: Pregnancy
Esperanto: Gravedeco
español: Embarazo humano
eesti: Rasedus
euskara: Haurdunaldi
فارسی: بارداری
suomi: Raskaus
français: Grossesse
Gaeilge: Toircheas
Gàidhlig: Leatrom
galego: Embarazo
Avañe'ẽ: Tyeguasu
गोंयची कोंकणी / Gõychi Konknni: Gurvachar vo Gorbhest‌ponn
ગુજરાતી: ગર્ભાવસ્થા
עברית: היריון
हिन्दी: गर्भावस्था
Fiji Hindi: Peet me baby
hrvatski: Trudnoća
Kreyòl ayisyen: Grosès
magyar: Terhesség
interlingua: Pregnantia
Bahasa Indonesia: Kehamilan
Igbo: Afọ ime
Ilokano: Panagsikog
íslenska: Meðganga
italiano: Gravidanza
日本語: 妊娠
Patois: Pregnansi
Basa Jawa: Mbobot
ქართული: ორსულობა
қазақша: Жүктілік
한국어: 임신
kurdî: Avisî
Кыргызча: Кош бойлуулук
Latina: Graviditas
Lëtzebuergesch: Schwangerschaft
Limburgs: Zwangersjap
lingála: Zémi
لۊری شومالی: آندومتر
lietuvių: Nėštumas
latviešu: Grūtniecība
македонски: Бременост
മലയാളം: ഗർഭം
монгол: Жирэмслэлт
Bahasa Melayu: Kehamilan
Dorerin Naoero: Ejeng
नेपाली: गर्भावस्था
Nederlands: Zwangerschap
norsk nynorsk: Svangerskap
Chi-Chewa: Pakati
occitan: Prensa
ਪੰਜਾਬੀ: ਗਰਭ ਅਵਸਥਾ
Kapampangan: Pangabuktut
پنجابی: پریگنینسی
português: Gravidez
Runa Simi: Wiksayay
русиньскый: Тяж
sicilianu: Prinizza
Scots: Pregnancy
srpskohrvatski / српскохрватски: Trudnoća
Simple English: Pregnancy
slovenčina: Gravidita
slovenščina: Nosečnost
chiShona: Nhumbu
Soomaaliga: Uurka
shqip: Shtatzania
српски / srpski: Трудноћа
SiSwati: Kukhulelwa
Sesotho: Boimana
svenska: Graviditet
Kiswahili: Ujauzito
తెలుగు: గర్భం
Tagalog: Pagdadalantao
Türkçe: Gebelik
українська: Вагітність
اردو: حمل (طب)
oʻzbekcha/ўзбекча: Homiladorlik
vèneto: Graviansa
Tiếng Việt: Thai nghén
walon: Poirteure
Winaray: Pagbuburod
吴语: 担桑身
მარგალური: უხენობა
中文: 妊娠
Bân-lâm-gú: Ū-sin
粵語: 娠紀