Глобальләшү

1899 ел. Cable & Wireless Worldwide ширкәтенең су асты телеграф чыбыкларының челтәре картасы

Глобальләшү ( лат. globus — шар сүзеннән алынган) —

« Җир шары күләмендәге; аерым илләрнең чынбарлыгына халыкара әһәмияткә ия булган факторларның йогынтысы (мәсәлән, икътисади, сәяси, мәдәни бәйләнешләрнең) үсә бару процессы. Дәүләтләрнең үзара бәйләнеше милли икътисадларның бер-беренә үтеп керүен, ә кайбер очракта аларның интернациональ структураларга әверелүен китереп чыгара. Яңа бигрәк тә информацион технологияләр киңрәк таралыш таба бара. [1]
»

Фәнни- технологик прогресс аркасында барлыкка килгән глобальләшү чорында Җир йөзендәге төрле кешеләр төркемнәре арасында барлыкка килгән кәшефләр һәм башка төр мәдәни белемнең алдынгы үрнәкләре мәгълүмат технологияләре ярдәмендә тиз арада тарала. XX гасырның икенче яртысында социология фәненә глобаль авыл төшенчәсе барлыкка килә, [2] [3] Интернет, социаль челтәрләр һәм башка мәгълүмат технологияләре барлыкка киләчәге, нәтиҗәдә географик урнашуы һәм аралашу өчен кулланылган тел белән чикләнмәгән җәмгыятьләрнең барлыкка киләчәге фаразлана. [4] [5] Бүгенге көндә мәдәни күптөрлелек юкка чыгачагы, урынына глобаль космополит моно-мәдәният барлыкка киләчәге турында фикерләр киң таралган. [6] [7]

Сыйфатлама

« Планетабызны чорнап алган коммуникация һәм транспорт челтәрләре, капитал агышы, кешеләрнең дәүләтара миграцияләре яңа сыйфатларга баеп килә. Глобальләшү капитал агышын, яңа технологияләрне һәм интеллектуаль казанышларны, мәгълүмат үсешен, югары квалификациягә ия булган көчләрне тоткарлаучы киртәләрне читкә алып ташлый. XXI гасырда икътисади яктан алга киткән дәүләтләрнең уңышлары аларның социаль проблемаларны, нигездә, хәл итә алу мөмкинлекләре шушы дәүләтләрнең яңа реальлекләргә җайлана һәм аларны файдалана алуына бәйләнгән.

Глобальләшү — җәмгыятьнең барлык сфераларын сугарып бара торган процесс. Ул икътисадта да, җәмгыятьнең социаль сферасында да, шулай ук аның сәяси һәм рухи сфераларында да чагылыш таба. Ләкин өстенлек, әлбәттә, икътисад өлкәсендә. Ьәм бу факторның беренчеллеге хәзерге этапта җәмгыятьнең эчке асылында ук чагыла.

Иске җәмгыятьтән аермалы буларак, глобальләшү шатрларында илләр белән хөкүмәтләр түгел, ә «җиде дәүләт» элиталары белән кушылган глобаль оешмалар: Транснациональ корпорацияләр, Халыкара валюта фонды, Бөтендөнья банкы, Бөтендөнья сәүдә оешмасы идарә итә. Аларның нигезен һәм эчтәлеген кешеләр тормышына тирән үтеп кергән, барлык күзәнәкләргә сеңдерелгән базар мөнәсәбәтләре тәшкил итә. Белгечләр күрсәтүе буенча, глобальләшүнең хәзерге этабында 750 гә якын Транснациональ корпорация хәрәкәт итә. Алар төрле сәүдә операцияләре һәм халыкара финанс базарлары аркылы бөтендөнья икътисады-на зур йогынты ясап торалар.

Хәзерге этапта бара торган глобальләшү процессы үзенчәлекле тенденциягә ия. Аның рәсми булмаган үзәге — Америка Кушма Штатларында. Шунлыктан Җир шарының барлык илләрендә дә чагылыш тапкан процесс америкалашу белән характерлана. Әйтик, икътисад өлкәсендә ул — АКШның барлык илләр ресурсларын үзенә буйсындыруыннан; финанс өлкәсендә — барлык илләрдә доллар хакимлеген урнаштырудан; сәясәттә — барлык илләрне Америка материгындагы Хуҗага баш идереп яшәтүдән; хәрби өлкәдә — бөтен дөньяга көчләп НАТО (АКШ дип сана) хакимлеген тагудан; рухи өлкәдә — кешеләрнең аңын америкалаштырудан; мәдәният-ләрен милли үзенчәлектән «иреклеләндерү»дән һ. б. гыйбарәт.

Икътисад өлкәсендә Глобальләшү процессының узган гасырның 90 нчы елларыннан соң тизләнүе Аурупа илләрендә социализмның җимерелүенә, шулай ук социализмга кыйбла тоткан илләрнең шушы юлдан тайпылуларына бәйләнгән иде. Социализмның җиңелүе базар мөнәсәбәтләренә җәелү өчен икътисад мәйданын, дөньядагы глобальләшү процессының кысаларын киңәйтүгә китерде. глобальләшү — кешелек өчен каршылыклы нәтиҗәләргә китергән күренеш. Ул җәмгыятьнең социаль өлкәсендә бер илләргә, башлыча АКШка, Көнбатыш Аурупаның кайбер илләренә зур уңыш китергән булса, Планетаның Көньяк Азия, Африка, Латин Америкасы кебек илләренә уңай нәти-җәләр бирә алмады. Үсә баручы дәүләтара бәйлелек аркасында бөтендөнья системасының регионнардагы хәвеф-хәтәрле гамәлләрдән зарарлануы көчәя төшә, дөньядагы информацион системаларның бозылуы арта бара. Бу процесс зур масштабка ия булган криминал төркемнәрнең көчәюенә, дәүләтара террорлыкның киңәя баруына китерә. Ләкин иң аянычлысы шунда: Глобальләшү шартларында халыкларның яулап алган милли суверинитетлары юкка чыга бара. БМОда әле күптән түгел генә халыкара мөнәсәбәтләрдә милли дәүләтләр төп башкаручы көч булып торса, Глобальләшү этабында дәүләтләр белән идарә итү бөтенләй башка системага күчә башлады. Анда хәлиткеч роль халыкара икътисади институтлар, транс-националь субъектлар кулына күчте.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) йогынтысы кими бара. Мәсәлән, шул ук АКШ җитәкчеләре Гыйрак, Югославия, Әфганстан җирләрен рәхимсез рәвештә бомбага тоту һәм аларның территориясенә басып керү өчен БМОның рөхсәтен сорап тормадылар. Гомумән, глобальләшү бер илләрнең икътисади һәм соци-аль үсешен тизләтсә, икенчеләренекен киресенчә киметә, дөнья күләмендә диспропорцияләр тудыра. Шунлыктан зур үсешкә ия булмаган, конкуренциягә яраша алмый торган илләр глобальләшү процессына кушылырга әллә ни ашыкмыйлар.

БМО агентлыгының белдерүенә караганда, 1960 елда дөньядагы 20 процент иң мөлкәтле кешеләрнең байлыгы, 20 процент иң ярлы кешеләрнең байлыгына караганда, 30 тапкыр күбрәк булса, XX гасыр азагында ул 78 тапкырга җитә. 1999 елда 475 миллиардерның мөлкәте дөньядагы барлык халык мөлкәтенең яртысыннан артыграк булган. Шул ук елларда 20 процент иң мөлкәтле кешеләр дөнья бай-лыгының 86 процентына хуҗа булалар, 20 процент иң ярлы кешеләрнең өлеше ни бары 1 процент белән генә чикләнгән.

Глобальләшү шартларында кешелекнең социаль хәле аянычлы. Мәсәлән, XX гасыр азагына 1,7 миллиард кеше (80 нән артык илдә) даими рәвештә эчәргә яраклы суга интегеп, 3 млрд кеше ачлы-туклы яшәгән. Хәерче илләрдә кешеләрнең өчтән бер өлеше 40 яшькә хәтле генә яши. 23 илдә олы яшьтәге кешеләрнең яртысы укый-яза белүдән мәхрүм. Шуның өстенә, йогышлы авырулар, эпидемияләр. Мәсәлән, Африка континентының 20 илендә халыкның 25 проценты СПИД белән авырый. Узган гасыр азагына 33,6 миллион кеше шушы авыруга тап булган, эпидемияләр башланганнан соң, 16,3 миллион кеше үлгән. [1]
»
Other Languages
Afrikaans: Globalisering
Alemannisch: Globalisierung
aragonés: Globalización
العربية: عولمة
asturianu: Globalización
azərbaycanca: Qloballaşma
башҡортса: Глобалләшеү
žemaitėška: Gluobalėzacėjė
беларуская: Глабалізацыя
беларуская (тарашкевіца)‎: Глябалізацыя
български: Глобализация
বিষ্ণুপ্রিয়া মণিপুরী: বিশ্বায়ন
brezhoneg: Bedeladur
bosanski: Globalizacija
کوردی: جیھانگیری
čeština: Globalizace
Cymraeg: Globaleiddio
English: Globalization
Esperanto: Tutmondiĝo
español: Globalización
euskara: Globalizazio
føroyskt: Alheimsgerð
français: Mondialisation
Gaeilge: Domhandú
ગુજરાતી: વૈશ્વિકરણ
हिन्दी: वैश्वीकरण
Fiji Hindi: Vaisvikaran
hrvatski: Globalizacija
Հայերեն: Գլոբալացում
Bahasa Indonesia: Globalisasi
Ilokano: Globalisasion
íslenska: Hnattvæðing
italiano: Globalizzazione
Basa Jawa: Globalisasi
қазақша: Жаһандану
ಕನ್ನಡ: ಜಾಗತೀಕರಣ
한국어: 세계화
къарачай-малкъар: Глобализация
Latina: Globalizatio
Lëtzebuergesch: Globaliséierung
Limburgs: Globalisering
lietuvių: Globalizacija
latviešu: Globalizācija
Malagasy: Fanatontoloana
македонски: Глобализација
монгол: Даяарчлал
Bahasa Melayu: Globalisasi
Mirandés: Globalizaçon
नेपाल भाषा: हलिमिकरण
Nederlands: Mondialisering
norsk nynorsk: Globalisering
occitan: Globalizacion
ਪੰਜਾਬੀ: ਸੰਸਾਰੀਕਰਨ
polski: Globalizacja
Piemontèis: Mondialisassion
português: Globalização
română: Globalizare
русский: Глобализация
русиньскый: Ґлобалізація
संस्कृतम्: वैश्वीकरणम्
саха тыла: Глобализация
srpskohrvatski / српскохрватски: Globalizacija
Simple English: Globalization
slovenčina: Globalizácia
slovenščina: Globalizacija
српски / srpski: Глобализација
svenska: Globalisering
Kiswahili: Utandawazi
తెలుగు: ప్రపంచీకరణ
тоҷикӣ: Ҷаҳонишавӣ
Tagalog: Globalisasyon
Türkçe: Küreselleşme
українська: Глобалізація
Tiếng Việt: Toàn cầu hóa
Winaray: Globalisasyon
中文: 全球化
Bân-lâm-gú: Choân-kiû-hoà
粵語: 全球化