Габдулла Кариев

Габдулла Кариев
GadbullaKariev.jpg
Туган телдә исемМиңлебай Хәйруллин
Туган8 май 1886(1886-05-08)
Күлбай Мораса, Норлат районы (Октябрь районы), Татарстан
Үлгән28 гыйнвар 1920(1920-01-28) (33 яшь)
Казан
Милләттатар
Һөнәреактер
Ата-ана
  • Хәйрулла абый (әти)

Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин, 8 май 1886, Күлбай Мораса, Норлат районы (Октябрь районы), Татарстан28 гыйнвар 1920, Казан) — беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе.

Тормыш юлы

Ул 1886 елның 8 маенда Татарстанның хәзерге Норлат районы (Октябрь районы) Күлбай Мораса авылында Хәйрулла абый гаиләсендә туа. Миңлебай башлангыч белемне туган авылында ала. Ул шулкадәр зирәк бала була, 12 яшендә Коръәнне яттан өйрәнә. Мондый зирәк баланың «мужик» исеме белән Миңлебай дип йөртелүе авыл мулласы Зарифка бер дә ошамый. Ул үзенең яраткан шәкертенә Габдулла (Алла колы) исеме бирә. Һәм Миңлебай халык арасында «Габдулла карый» дип йөртелә башлый.

1904 елны ул Җаек (Уральск) шәһәренә укырга китә. Монда ул, җырчы, сүз остасы, мәзәкче буларак, төрле әдәби кичәләрдә катнаша. Шушы чорда Габдулланың фамилиясе, «карый» сүзенә нигезләнеп, Кариев дип йөртелә башлый.

Җаекта Г. Кариев татар халык шагыйре Г. Тукай һәм күренекле җырчы, җәмәгать эшлеклесе Камил Мотыйгый (Төхфәтуллин) белән очраша һәм алар якын дуслар, фикердәшләр булып китәләр.

Беренче рус революциясе алды елларында Уральскида шәкертләр хәрәкәте башлана. Бу хәрәкәттә катнашкан 19 яшьлек Габдулла, шәкертләр хәрәкәте бастырылганнан соң, туган авылы Морасага кайта. Озак та үтми, Габдулланы эзләп, авылга полиция кешесе килә. Ләкин староста Габдулланы полициягә бирми, качырып кала. Соңыннан Габдулла староста ярдәме белән Хәируллин фамилиясен Кариевка алыштырып, ялган паспорт ала һәм 1905 елның көзендә туган авылыннан тагын чыгып китә. Шулай итеп, үзенең таланты белән татар дөньясын таң калдырган Габдулла Кариев түбәннән, татар тормышының төбеннән күтәрелә.

Other Languages