Википедия:Стратегия

Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Стратегия · Чаралар · Эшчәнлек планы · Хәзерге вакыйгалар · Очрашулар · Викимедиа төркеме · Елъязмабыз · Безнең турында матбугатта
Эшчәнлек: Вазыйфалар · Фикер алышулар · Тавыш бирүләр · Сайлаулар · Югары арбитраж шурасы

"[Мәгърифәтчелек белән бәйле м]әсьәлә телдә генә түгел. Эш халкыбызга алга атлый алу өчен юл ачкан гыйльми нигез һәм халыкның белем дәрәҗәсендәдер."[1]

Исмәгыйль Гаспринский

Бу документның функциясе - ерак оныкларыбызның Бердәм галактик имтиханының төрле сынауларын татар телендә бирә алырлык хәлдә булуларын тәэмин итү эшчәнлегендә ышанычлы компас булуда.

Дания байрагы Даниядән аермалы буларак, Flag of Tatarstan.svg Татарстан Республикасы абсолют күпчелеге татарлар яшәгән һәм эш теле буларак фәкать татарча йөргән суверен дәүләте булмавы аркасында, глобальләшкән белем икътисады дөньясында татарлыкның саклануы өчен татарларның халыкара җәмгыятьтә барлыкка килә торган чынбарлыклардан актив файдаланулары, кирәк булганда үз җәмгыятьләрендәге мәдәниятен заманчалаштырулары да дөрес.

Бу очракта, ТатВики җәмәгатьчелеге татар телле универсаль белем тупланмасын булдыруга гына түгел, яңа мәгълүмати дөньяда татар теленең үсешенең дәвам ителүе өчен татарлар арасында мәгълүмати волонтерлык һәм уртак электрон хезмәттәшлек идеалларын популярлаштыруга, шул ук арада белем экосистемасы элементларын үстерүгә дә үз көчләрен юнәлтергә тиеш.

Other Languages