Борынгы Рим

Рим һәм аның контроле астында булган җирләр      Рим Җөмһүрияте      Рим империясе      Көнбатыш Рим империясе      Көнчыгыш Рим империясе
Борынгы Рим тарихы
Vexilloid of the Roman Empire.svg

Рим нигезләнүе
Патшалар вакыты

Җөмһүрият
Иртә Җөмһүрият
Пуник сугышлар
һәм көнчыгыш экспансиясе

83-82 б. э. к. Граждан сугышы
Катилина заговоры
Беренче триумвират
49-45 б. э. к. Граждан сугышы
Икенче триумвират

Империя
Рим императорлары
Принципат
Юлий-Клавдийлар нәселе
Флавийлар нәселе
Антониннар нәселе
Северлар нәселе
III гасыр кризисы
Доминат
Көнбатыш Рим империясе

Төшенчәләр:
SPQR
Мәдәният
Никах
Дин
Театр
Тел
Әдәбият
Архитектура
Юллар
Провинцияләр
Армия
Легионнар
Магистратуралар

Шәхесләр:
Ромул һәм Рем
Сципион
Гракхи
Марий
Сулла
Цицерон
Помпей
Цезарь
Марк Антоний
Октавиан
Нерон
Веспасиан
Траян
Марк Аврелий
Диоклетиан
Константин I

Портал

Борынгы́ Рим (Рум) (лат. Roma antiqua) – Борынгы дөньяның иң алдынгы цивилизацияләрнең берсе. Үз исемен башкаласы (Roma) буенча алган (Үз чиратында ул легендар нигезчесе – Ромул[1] – хөрмәтенә аталган).

Рим үзәге Капитолий, Палатин һәм Квиринал белән чикләнгән тигезлектә урнашты.

Борынгы Рим цивилизациясе төзелүенә зур йогынтыны этрусклар һәм борынгы греклар мәдәнияте ясаган. Иң көчле дәвергә Борынгы Рим безнең эрага кадәр II гасырда җитте. Ул чакта аның контроле астында хәзерге төньякта урнашкан Шотландиядән көньякта урнашкан Эфиопиягә кадәр, көнчыгыштагы Әрмәнстаннан көнбатыштагы Португалиягә кадәр җирләре ләккән.

Бүгенге дөньяга Борынгы Рим рим хокукын, кайбер архитектура формаларын, әдәбиятны, сәнгатьне һәм күп башка яңалыкларны бүләк итте. Христианлык дин буларак Рим империясе территориясендә туды. Борынгы Рим дәүләтнең рәсми теле латин теле булды.

Тарих

Төп мәкалә: Борынгы Рим тарихы

Борынгы Рим тарихын җәмгыятнең социаль-сәяси хәләтен күрсәткән идарә итү формалары буенча әлеге чорларга бүлеп була:

  • Патшалар чоры (754/753 – 510/509 еллар б. э. к.).
  • Җөмһүрият (510/509 – 30/27 еллар б. э. к.).
    • Иртә Рим Җөмһүрияте (509–265 еллар б. э. к.)
    • Соң Рим Җөмһүрияте (264-27 еллар б. э. к.)
  • Империя (30/27 еллар б. э. к. – 476)
    • Принципат (27/30 еллар б. э. к. – 235)
    • III гасыр кризисы (235–284 еллар)
    • Доминат (284–476 еллар).
Борынгы Рим харитасы

Патшалар чорында Рим кечкенә дәүләт булган, ул фәкать Лаций (Латиннар кабиләсе яшәгән провинция) территориясенең бер өлешен алган иде. Иртә Җөмһүрият чорында күпсанлы сугышлардан соң Рим үз җирләрен зурайтты. Пирр сугышыннан соң Рим контроле Аппенин ярымутравына таралды. Италияне яулап алганнан соң Рим Урта диңгез ярында көчле һәм зур мөмләкәткә әверелде. Шул факт якын арада аны Карфаген (финикийлар тарафыннан нигезләнгән эре дәүләт) белән сугышка алып килде. Өч Пуник сугышлар нәтиҗәсендә Карфаген юкка чыгарылды, ә Рим исә экспансияне Көнчыгышка дәвам итте. Бу чорларда Рим Иллирия, Греция, соңарак Кече Азия һәм Сүрияне яулап ала. I гасырда (б. э. к.) Римда күп граждан сугышлары үтә. Аларның җиңүчесе Октавиан Август принципат системасы нигезләрен формалаштыра һәм Юлий-Клавдийлар нәселен нигезли. Ләкин бу система идарәдә бер гасыр да тормый.

Адриан императоры вакытында Рим империясе

II гасырга Римның тыныч үсеше хас булса, III гасыр дәүләт белән идарә итү өчен күп кенә керәшәләр алып барыла. Аның нәтиҗәсе, сәяси тотрыксызлык, империянең тышкы сәясәтен катлаулаштырды. Диоклетиан тарафыннан эшләнгән доминат системасы хәлне фәкать кечкенә вакытка тынычландырды. IV гасырда империя тулысынча ике өлешкә бүленде. V гасырда Көнбатыш Рим империясе алман кабиләләрнең хөҗүменә дучар булды. Рим империясенең бетү датасы 476 елның 4 сентябре санала, ул көнне аның соңгы императоры Ромул-Августул тәхеттән алып ташланды. Көнчыгыш Рим империясе исә 1453 елга кадәр яшәде.

Other Languages
Afrikaans: Antieke Rome
Alemannisch: Römisches Reich
aragonés: Antiga Roma
العربية: روما القديمة
asturianu: Antigua Roma
azərbaycanca: Qədim Roma
تۆرکجه: قدیم روم
башҡортса: Боронғо Рим
Boarisch: Remisches Reich
беларуская: Старажытны Рым
беларуская (тарашкевіца)‎: Старажытны Рым
български: Древен Рим
brezhoneg: Henroma
bosanski: Antički Rim
català: Antiga Roma
Mìng-dĕ̤ng-ngṳ̄: Gū Lò̤-mā
Cebuano: Karaang Roma
کوردی: ڕۆمای کۆن
Чӑвашла: Авалхи Рим
Zazaki: Roma Antike
Ελληνικά: Αρχαία Ρώμη
English: Ancient Rome
Esperanto: Romio
español: Antigua Roma
eesti: Rooma riik
Võro: Vana-Rooma
français: Rome antique
Nordfriisk: Röömsk Rik
furlan: Rome antighe
galego: Roma antiga
客家語/Hak-kâ-ngî: Kú Lò-mâ
hrvatski: Antički Rim
Kreyòl ayisyen: Ròm ansyen
magyar: Ókori Róma
Հայերեն: Հին Հռոմ
interlingua: Roma antique
Bahasa Indonesia: Romawi Kuno
íslenska: Rómaveldi
italiano: Civiltà romana
日本語: 古代ローマ
ქართული: ძველი რომი
қазақша: Ежелгі Рим
한국어: 고대 로마
коми: Важ Рим
Кыргызча: Байыркы Рим
lietuvių: Senovės Roma
latviešu: Senā Roma
македонски: Римски период
Bahasa Melayu: Rom kuno
Mirandés: Roma Antiga
Plattdüütsch: Röömsch Riek
नेपाल भाषा: प्राचीन रोम
Nederlands: Oude Rome
norsk: Romerriket
Sesotho sa Leboa: Roma ya kgale
Diné bizaad: Roman dineʼé
occitan: Roma antica
Piemontèis: Siviltà roman-a
پنجابی: پرانا روم
português: Roma Antiga
rumantsch: Imperi roman
română: Roma Antică
русский: Древний Рим
русиньскый: Старовікый Рим
sicilianu: Antica Roma
srpskohrvatski / српскохрватски: Antički Rim
Simple English: Ancient Rome
slovenčina: Staroveký Rím
српски / srpski: Антички Рим
Kiswahili: Roma ya Kale
ślůnski: Starożytny Rzim
тоҷикӣ: Рими Қадим
Türkçe: Antik Roma
українська: Стародавній Рим
اردو: قدیم روم
oʻzbekcha/ўзбекча: Qadimgi Rim
Tiếng Việt: La Mã cổ đại
Winaray: Hadton Roma
ייִדיש: אוראלט רוים
中文: 古罗马
文言: 古羅馬
Bân-lâm-gú: Kó͘-tāi Lô-má
粵語: 古羅馬
isiZulu: Rhomani