Алмания
English: Germany

Алмания
Flag of Germany.svg
Байрак
Coat of arms of Germany.svg
Илтамга
Шигарь Einigkeit und Recht und Freiheit Edit this on Wikidata
Башкала Берлин
Халык саны 82 979 100 (30 сентябрь 2018) Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел алман теле
Җәгърафия
Мәйдан 357,408.74 дүрткел киламитер
Координатлар 51°N 10°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Башкарма орган Алмания федераль хөкүмәте
Канун чыгару органы Бундестаг
Дәүләт башлыгы исеме Алмания федераль президенты
Дәүләт башлыгы Франк-Вальтер Штайнмайер
Башлык исеме Алмания федераль кәнслире
Хөкүмәт башлыгы
Икътисад
ТЭП 3 677 439 миллион АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге евра́
Инфеләсә 1.7% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 5% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.39 (2014)[2]
КПҮИ 0.926 (2015)[3]
Яшәү озынлыгы 80.8 ел (2017)[4]
Пинсә яше 65.25 яшь (2015)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • 110 (пүлисә)[5]
  • Электр аергычы төре Schuko,[6] Europlug[6]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[7]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт
    Телефон коды +49
    ISO 3166-1 коды DE
    ХОК коды GER
    Интернет домены .de[8]


    Алмания (шулай ук: Германия, алман. Deutschland), рәсми исеме белән Алмания Федератив Җөмһүрияте (алман. Bundesrepublik Deutschland, тыңлау [9]) — Үзәк һәм Көнбатыш Аурупада урнашкан мөстәкыйль дәүләт. Төньякта Төньяк диңгез, Балтыйк диңгезе һәм Дания белән, көнчыгышта Польша һәм Чехия республикалары белән, көньяк-көнчыгышта Австрия һәм көньякта Швейцария белән, көнбатышта Франция, Люксембург белән, төньяк-көнбатышта Бельгия һәм Нидерланд белән чиктәш. Җирнең уртача климатлы өлкәсендә урнашкан.

    Алмания — федератив парламент җөмһүрияте, 16 автономияле илдән (өлкәдән) тора. Мәйданы — 357 386 км²[10], су өлеше — 2,42 %. Якынча 82 миллион халкы белән Аурупа берлегендә халык саны буенча беренче урында. Башкаласы һәм иң эре шәһәре — Берлин. Иң эре конурбациясе исә (берничә үзәкле шәһәр агломерациясе) — мәркәзләре Дортмунд һәм Эссен шәһәрләре булган Рур өлкәсе. Башка зур шәһәрләре түбәндәгеләр: Һамбург, Мюнхен, Кёльн, Майндагы Франкфурт, Штутгарт, Дүссельдорф, Лейпциг, Бремен, Дрезден, Һанновер һәм Нүрнберг.

    Хәзерге Алманиянең төньяк өлешенә туры килүче җирләрдә классик антик дәвердән, ягъни Борынгы Грек һәм Борынгы Рим дәүләтләре чорыннан башлап төрле алман (герман) кабиләләре яшәгәнлеге билгеле. Германия (лат. Germania) исемле өлкә б. э. к. 100 нче гасырдан әүвәл язылган чыганакта телгә алына. Халыкларның Бөек күченеше вакытында алман кабиләләре көньякка таба «киңәя». X гасырдан башлап, алман җирләре Изге Рим империясенең үзәк өлешен тәшкил итә[11]. XVI гасырда төньяк алман өлкәләре протестант реформациясенең мәркәзе була. Изге Рим империясе таркалганнан соң, 1815 елда Алман конфедерациясе оеша. 1848—1849 елгы Алман инкыйлабы нәтиҗәсендә, ирекле тавыш бирү аша, бөтен алман өлкәләре өчен дә уртак булган Франкфурт парламенты сайлана. Әлеге парламент халыкка төп демократик хокуклар бирүче кануннар кабул итүгә ирешә.

    1871 елда алман дәүләтләренең күпчелеге, Пруссия җитәкчелеге астында, бер милли дәүләткә — Алман империясенә берләшә. Беренче бөтендөнья сугышы һәм 19181919 елларда булып узган инкыйлабтан соң империя парламентлы Веймар җөмһүрияте белән алышына. 1933 елда нацистларның хакимияткә килүе Алманиядә диктаторлык урнашуга, һолокостка һәм Икенче бөтендөнья сугышы башлануга китерә. Аурупада икенче дөнья сугышы тәмамлангач, Алманияне нацистлардан азат иткән илләр Алманияне дүрт оккупация зонасына бүлә. Моңардан соң АКШ, Британия һәм Франция оккупацияләгән җирләрдә Көнбатыш Алмания, ә Советлар Берлеге контролендә булган өлкәләрдә Көнчыгыш Алмания исемле ике дәүләт төзелә. Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупада 1989 елда булып узган антикоммунистик инкыйлаблардан соң, 1990 елның 3 октябрендә Алмания янәдән берләшә[12].

    XXI гасырда Алмания — көчле икътисадка ия кодрәтле дәүләт (ингл. great power). Тулаем милли продуктларның номиналына карасак, Алманиянең икътисады дөньяда дүртенче, сатып алу мөмкинлеге паритеты белән исәпләнгән милли продуктларга карасак, дөньядә бишенче урында тора. Алмания берничә сәнәгый һәм технологик секторда дөньякүләм лидер булып тора, һәм башка илләр белән актив сәүдә итә — тауарларны экспортлау буенча да, импортлау буенча да Алмания дөньяда өченче урында. Бик югары яшәү стандартына ия алга киткән ил; социаль иминиятләштерү, мәҗбүри иминиятләштерүле сәләмәтлек саклау, тирәлекне саклау һәм барча кешеләр өчен дә (шул исәптән чит ил гражданнары өчен дә) бушлай югары белем системаларын тота[13].

    Алмания Федератив Җөмһүрияте 1957 елда Аурупа Икътисадый Берлегенә, 1993 елда Аурупа Берлегенә һәм 1999 елда еврозонага нигез салучы илләрнең берсе. Шенген зонасына керә. БМО, Аурупа берлеге, НАТО, G7, G20 һәм ИХҮО әгъзасы. Бай тарихлы мәдәнияткә ия Алманиядә бер-бер артлы дөньяда танылу алган һәм тирән эз калдырган рәссамнар, фәлсәфәчеләр, музыкантлар, спортчылар, эшмәкәрләр, галимнәр, мөһәндисләр һәм уйлап табучылар туган.

    Other Languages
    Аҧсшәа: Германиа
    Acèh: Jeureuman
    адыгабзэ: Германие
    Afrikaans: Duitsland
    Akan: Germany
    Alemannisch: Deutschland
    አማርኛ: ጀርመን
    aragonés: Alemanya
    Ænglisc: Þēodscland
    العربية: ألمانيا
    ܐܪܡܝܐ: ܓܪܡܢ
    مصرى: المانيا
    asturianu: Alemaña
    авар: Герман
    Aymar aru: Alimaña
    azərbaycanca: Almaniya
    تۆرکجه: آلمان
    башҡортса: Германия
    Boarisch: Deitschland
    žemaitėška: Vuokītėjė
    Bikol Central: Alemanya
    беларуская: Германія
    беларуская (тарашкевіца)‎: Нямеччына
    български: Германия
    भोजपुरी: जर्मनी
    Bislama: Jemani
    bamanankan: Alimaɲi
    বাংলা: জার্মানি
    བོད་ཡིག: འཇར་མན།
    বিষ্ণুপ্রিয়া মণিপুরী: জার্মানি
    brezhoneg: Alamagn
    bosanski: Njemačka
    ᨅᨔ ᨕᨘᨁᨗ: Jerman
    буряад: Германи
    català: Alemanya
    Chavacano de Zamboanga: Alemania
    Mìng-dĕ̤ng-ngṳ̄: Dáik-guók
    нохчийн: Германи
    Cebuano: Alemanya
    Chamoru: Alemaña
    ᏣᎳᎩ: ᎠᏛᏥ
    Tsetsêhestâhese: Ma'evé'ho'éno
    کوردی: ئەڵمانیا
    corsu: Germania
    qırımtatarca: Almaniya
    čeština: Německo
    kaszëbsczi: Miemieckô
    словѣньскъ / ⰔⰎⰑⰂⰡⰐⰠⰔⰍⰟ: Нѣмьци
    Чӑвашла: Германи
    Cymraeg: Yr Almaen
    dansk: Tyskland
    Deutsch: Deutschland
    Zazaki: Almanya
    dolnoserbski: Nimska
    डोटेली: जर्मनी
    ދިވެހިބަސް: ޖަރުމަނުވިލާތް
    ཇོང་ཁ: ཇཱར་མ་ནི
    eʋegbe: Germany
    Ελληνικά: Γερμανία
    emiliàn e rumagnòl: Germâgna
    English: Germany
    Esperanto: Germanio
    español: Alemania
    eesti: Saksamaa
    euskara: Alemania
    estremeñu: Alemaña
    فارسی: آلمان
    Fulfulde: Almaanya
    suomi: Saksa
    Võro: S'aksamaa
    Na Vosa Vakaviti: Jamani
    føroyskt: Týskland
    français: Allemagne
    arpetan: Alemagnes
    Nordfriisk: Tjüschlönj
    furlan: Gjermanie
    Frysk: Dútslân
    Gaeilge: An Ghearmáin
    Gagauz: Germaniya
    贛語: 德國
    Gàidhlig: A' Ghearmailt
    galego: Alemaña
    گیلکی: آلمان
    Avañe'ẽ: Alemáña
    गोंयची कोंकणी / Gõychi Konknni: जर्मनी
    ગુજરાતી: જર્મની
    Hausa: Jamus
    客家語/Hak-kâ-ngî: Tet-koet
    Hawaiʻi: Kelemānia
    עברית: גרמניה
    हिन्दी: जर्मनी
    Fiji Hindi: Germany
    hrvatski: Njemačka
    hornjoserbsce: Němska
    Kreyòl ayisyen: Almay
    հայերեն: Գերմանիա
    Արեւմտահայերէն: Գերմանիա
    interlingua: Germania
    Bahasa Indonesia: Jerman
    Interlingue: Germania
    Igbo: Jémanị
    Ilokano: Alemania
    ГӀалгӀай: Германи
    íslenska: Þýskaland
    italiano: Germania
    ᐃᓄᒃᑎᑐᑦ/inuktitut: ᔮᒪᓂ
    日本語: ドイツ
    Patois: Joermani
    la .lojban.: dotygu'e
    Jawa: Jerman
    ქართული: გერმანია
    Qaraqalpaqsha: Germaniya
    Taqbaylit: Lalman
    Адыгэбзэ: Джэрмэн
    Kabɩyɛ: Caama
    Kongo: Alemanyi
    Gĩkũyũ: Njĩrĩmani
    қазақша: Германия
    kalaallisut: Tyskit Nunaat
    ភាសាខ្មែរ: អាល្លឺម៉ង់
    ಕನ್ನಡ: ಜರ್ಮನಿ
    한국어: 독일
    Перем Коми: Немечму
    къарачай-малкъар: Германия
    Ripoarisch: Dütschland
    kurdî: Almanya
    kernowek: Almayn
    Кыргызча: Германия
    Latina: Germania
    Ladino: Almania
    Lëtzebuergesch: Däitschland
    лезги: Германия
    Lingua Franca Nova: Deutxland
    Luganda: Girimane
    Limburgs: Duitsland
    Ligure: Germania
    lumbaart: Germania
    lingála: Alémani
    لۊری شومالی: آلمان
    lietuvių: Vokietija
    latgaļu: Vuoceja
    latviešu: Vācija
    मैथिली: जर्मनी
    Basa Banyumasan: Jerman
    Malagasy: Alemaina
    олык марий: Немыч Эл
    Māori: Tiamana
    Minangkabau: Jerman
    македонски: Германија
    മലയാളം: ജർമ്മനി
    монгол: Герман
    मराठी: जर्मनी
    Bahasa Melayu: Jerman
    Malti: Ġermanja
    Mirandés: Almanha
    မြန်မာဘာသာ: ဂျာမနီနိုင်ငံ
    مازِرونی: آلمان
    Dorerin Naoero: Djermani
    Nāhuatl: Alemania
    Napulitano: Germania
    Plattdüütsch: Düütschland
    Nedersaksies: Duutslaand
    नेपाली: जर्मनी
    नेपाल भाषा: जर्मनी
    Nederlands: Duitsland
    norsk nynorsk: Tyskland
    norsk: Tyskland
    Novial: Germania
    Nouormand: Allemangne
    Sesotho sa Leboa: Jeremane
    Chi-Chewa: Germany
    occitan: Alemanha
    Livvinkarjala: Germuanii
    Oromoo: Jarmanii
    ଓଡ଼ିଆ: ଜର୍ମାନୀ
    Ирон: Герман
    ਪੰਜਾਬੀ: ਜਰਮਨੀ
    Pangasinan: Alemanya
    Kapampangan: Alemanya
    Papiamentu: Alemania
    Picard: Alemanne
    Deitsch: Deitschland
    Pälzisch: Deutschland
    पालि: जर्मनी
    Norfuk / Pitkern: Doichland
    polski: Niemcy
    Piemontèis: Almagna
    پنجابی: جرمنی
    Ποντιακά: Γερμανία
    پښتو: المان
    português: Alemanha
    Runa Simi: Alimanya
    rumantsch: Germania
    romani čhib: Jermaniya
    Kirundi: Ubudage
    română: Germania
    armãneashti: Ghermãnia
    tarandíne: Germanie
    русский: Германия
    русиньскый: Нїмецько
    Kinyarwanda: Ubudage
    संस्कृतम्: शर्मण्यदेशः
    саха тыла: Германия
    ᱥᱟᱱᱛᱟᱲᱤ: ᱡᱟᱨᱢᱟᱱᱤ
    sardu: Germania
    sicilianu: Girmania
    Scots: Germany
    سنڌي: جرمني
    davvisámegiella: Duiska
    srpskohrvatski / српскохрватски: Njemačka
    සිංහල: ජර්මනිය
    Simple English: Germany
    slovenčina: Nemecko
    slovenščina: Nemčija
    Gagana Samoa: Siamani
    chiShona: Germany
    Soomaaliga: Jarmalka
    shqip: Gjermania
    српски / srpski: Њемачка
    Sranantongo: Doysrikondre
    SiSwati: IJalimane
    Sesotho: Jeremane
    Seeltersk: Düütsklound
    Basa Sunda: Jérman
    svenska: Tyskland
    Kiswahili: Ujerumani
    ślůnski: Mjymcy
    தமிழ்: ஜெர்மனி
    ತುಳು: ಜರ್ಮನಿ
    తెలుగు: జర్మనీ
    tetun: Alemaña
    тоҷикӣ: Олмон
    ትግርኛ: ጀርመን
    Türkmençe: Germaniýa
    Tagalog: Alemanya
    Tok Pisin: Siamani
    Türkçe: Almanya
    Xitsonga: Jarimani
    chiTumbuka: Germany
    Twi: Gyaaman
    reo tahiti: Heremani
    тыва дыл: Германия
    удмурт: Германия
    ئۇيغۇرچە / Uyghurche: گېرمانىيە
    українська: Німеччина
    اردو: جرمنی
    oʻzbekcha/ўзбекча: Germaniya
    vèneto: Germania
    vepsän kel’: Saksanma
    Tiếng Việt: Đức
    West-Vlams: Duutsland
    Volapük: Deutän
    walon: Almagne
    Winaray: Alemanya
    Wolof: Almaañ
    吴语: 德国
    isiXhosa: IJamani
    მარგალური: გერმანია
    ייִדיש: דייטשלאנד
    Yorùbá: Jẹ́mánì
    Vahcuengh: Dwzgoz
    Zeêuws: Duutsland
    中文: 德国
    文言: 德國
    Bân-lâm-gú: Tek-kok
    粵語: 德國
    isiZulu: IJalimani