Авыру

"Чирле, авыру кеше " соравы биредә юнәлтелә
Авыру кыз (Den syge pige).
Рәссам Микаэль Анкер (1882 ел)

Авыру, чир, хаста, сырхау (лат. morbus) — көндәлек тереклек эшмәкәрлегенең, организм функцияләренең, эшкә сәләтлелекнең, эчке һәм тышкы тәэсирләргә, үзгәрүләргә карата көйләнеш механизмының, җайлашуның ниндидер сәбәпләр белән бозылуы, гомер өчен куркыныч хәлләр ул. Организм эчке мохитнең даимилеген (гомеостаз) көйли, саклый алмый башлый. Шуның симптомнары авыру була.

  • Сәламәтлек төшенчәсенең антонимы .

"Чир, авыру" төшенчәсе

Медицина тарихында авыру турында карашлар кат-кат үзгәреп тора.. Гиппократ чирне организмда дүрт сыекчаның: канның, лайланың , сары һәм кара үтнең (веноз канның) дөрес кушылмавыннан килеп чыга дип санаган. Демокрит үзенең атом тәгълимәтеннән чыгып чирне атомнарның килбәте һәм урнашу үзгәрүдән килеп чыга дип фаразлаган.

Борынгы һәм яңа эра чикләрендә, урта гасырларда чир (авыру) җанның, яки махсус бер яшәү көченең ("архей") организмдагы тайпылышлар белән көрәше ул дигән тәгълимәт өстенлек ала.

Шулай ук, урта гасырларда медицинаның (тыйб гыйлеме) үсешенә көнчыгыш фәлсәфәче, галиме, күренекле табиб Әбүгалисина зур йогынты ясый. Аныңча чирләр күзгә күренмәс җан ияләре тарафыннан барлыкка килә.

17-19 гасырларда авыруларның сәбәбен ачыклау белеменә күп кенә галимнәр үз өлешен иңдерә. Дж. Б.Морган буенча чир — әгъзаларның төзелеше бозылуы дигән фикер белдерә. М. Ф. К. Биша күп кенә чирләрнең патологоанатомик сурәтләүләрен эшли. Рудольф Вирхов целлюляр патология теориясе тәгълимәте белән тарихка иңеп кала.

К. Бернар чир—организм белән тирәлек арасында тигезләнешнең бозылуы дип белдерә.

С. П. Боткин, В. В. Пашутин, И. П. Павлов, А. А. Остроумов авыру хәлен кешенең яшәү мохитендәге һәм нерв системасындагы тайпылышлар дигән идеяны алга сөрә.

Авырулар турында күп хезмәтләр булуга карамастан, әле дә бу өлкәдә тәгаен уртак фикергә килү әлегә юк. Күпләр авыру һәм сәламәт кеше арасында аерма булуын инкарь итә (мәсәлән, А. А. Богомолец).

П. Д. Горизонтов авыру организм белән тирәлек арасында мөнәсәбәтләр бозылу сөземтәсендә туган катлаулы тайпылышлар тезмәсе булып тора, авыру организм үзен функцияләренең бозылуы белән дип белдерә дип саный.

Давыдовский көндәлек физиология белән тайпылышлар (патология) арасында кискен аермалар юк дип белдерә. Аныңча, чир — организмда җайлашу процессларының берсе генә.

Шуңа аваздаш фикер Г. Селье хезмәтләрендә бар. Аның аңлатмасы буенча, ул авыру — организм өчен үтә  хәвефле кузгаткыч турында авыртуны, көчәнеш ("стресс") аша белдерә торган саклагыч синдром булып тора.

Ә иң мөһиме, авыру кешенең үз чиренә булган мөнәсәбәте. Кемдер өчен суык алдыру да үтергеч булып күренә. Икенче берәү үзендә яман чирләрне дә җиңеп чыгарга көч таба. Шуңа да, авыруның хәле чирнең үзенә түгел, ә аерым кешенең күңел торышына, психик көйләнешенә дә бәйле.[1].

Чирне тудыручы сәбәпләр

Аларны шундый төркемнәргә бүлеп йөртәләр:

  • механик
  • физик
  • химик
  • биологик
  • психоген (кеше өчен) (см. Ятроген чирләр)

Бу сәбәпләр кайсы булса да, көндәлек чикләрдән кискен үтеп киткәндә, организм өчен гадәти булмаганда, авыру хәл тудырырга сәләтле. Авыруны тудыручы кузгаткычның чиктән үтүе микъдарга бәйле булырга мөмкин (көчәнеш, стресс).

Ә сыйфат ягыннан булганда, кузгаткычка каршы организмда саклагыч механизм булмаган очрак турында сүз бара.

Вакытлыча тәэсир иткәндә гадәти булып та, озак вакыт эчендә яки югары ритмда авыру тудыручы сәбәпләр дә була. Социаль яки милли тигезсезлек тә чирләрнең генә түгел, ә барча халыкларның юкка чыгуына сәбәп булырга мөмкин (мәсәлән, австралиялеләр, бушменнар, индеецлар һ.б. (карагыз. Социаль гигиена).

Чирләрнең шундый билгеләрен санап китеп була:

  1. Чирнең үсешенә төп сәбәп тышкы мохит була (кеше өчен, иң беренче нәүбәттә, социаль мохит) мәсәлән социаль (карагыз. Социаль чирләр).
  2. Организмның эчке торышындагы үзгәрешләр мохит тәэсиреннән дә, нәселдән килгән сәбәптән дә булырга мөмкин. Алга таба авыр өзлегүләргә китерергә мөмкин. (карагыз. медицина генетикасы).
  3. Авыру үсешендә кузгаткычның үзеннән бигрәк тә, организмның саклагыч механизмының (иммун системасы) какшавы сәбәбче булырга мөмкин. Психоген кузгаткычлар аркасында килеп туган авырулар да була.
  4. Авыру — организмның гомуми кыенлык кичерүе ул. Организм тукымалары, әгъзалары үзара бәйләнештә генә тереклек итә. Шуның өчен дә, авыру дә тәннең аерым өлешенә генә кагыла алмый.

Чирнең шушындый дәверләрен бүлеп йөртәләр:

  1. латент, яки яшерен ( инфекцион чирләр өчен— инкубацион) дәвер — авыру башланганнан алып башлангыч билгеләре күренгәнгә кадәр аралык. Ул берничә секундтан алып (мәсәлән, агуланганда) берничә елга кадәр сузылырга мөмкин (мәсәлән, махау).
  2. Продромаль дәвер — авыру үзен белдерүдән башлап (температура, гомуми хәлсезлек, авыртыну), авыру үзенең билгеләрен ачык күрсәткәнгә кадәр аралык (мәсәлән, кызамыкта тәндә таплар калкып чыгуы).
  3. Чирнең тулысынча үсеше дәвере .Берничә тәүлектән елларга сузылырга мөмкин (туберкулез, сифилис, махау).
  4. Арулану, реконвалесценция дәвере. Бик тиз (кара. Кризис) яки акрынлап, литик (кара. Лизис) рәвештә үтәргә мөмкин.

Озаклыгы, билгеләренең үсеше һәм юкка чыгу тизлеге буенча чирләрне кискен һәм дәвамлы(хроник) төрләргә бүлеп йөртәләр.

Төп билгеләренә ниндидер өстәмә сәбәпләр кушылуын, чирнең өзлегүе дип атыйлар. Ул чирнең үскән чагына туры килүе дә, төп билгеләре үтеп киткәч тә башланырга мөмкин. Нәтиҗәсендә авыру бик авыр үтә, хәтта үлем белән тәмамлануы да була. Авыру тулы арулану белән тәмамлана яки ниндидер эзләр дә (шулай ук , үлем) калдыра ала . Үлем кинәт яки дәвамлы вакыт аша килергә мөмкин. Аерым очракларда авыру хроник хәлгә күчә.

Other Languages
Afrikaans: Siekte
Alemannisch: Krankheit
aragonés: Malautía
Ænglisc: Ādl
العربية: مرض
ܐܪܡܝܐ: ܟܘܪܗܢܐ
অসমীয়া: ৰোগ
asturianu: Enfermedá
Aymar aru: Usu
azərbaycanca: Xəstəlik
башҡортса: Ауырыу
žemaitėška: Lėga
беларуская: Хвароба
беларуская (тарашкевіца)‎: Хвароба
български: Болест
भोजपुरी: रोग
Bahasa Banjar: Garing
bamanankan: Banaw
বাংলা: রোগ
བོད་ཡིག: ན་ཚ།
brezhoneg: Kleñved
bosanski: Bolest
буряад: Үбшэн
català: Malaltia
Mìng-dĕ̤ng-ngṳ̄: Bâng
کوردی: نەخۆشی
čeština: Nemoc
Cymraeg: Clefyd
dansk: Sygdom
Deutsch: Krankheit
Ελληνικά: Ασθένεια
English: Disease
Esperanto: Malsano
español: Enfermedad
eesti: Haigus
euskara: Eritasun
estremeñu: Malotia
فارسی: بیماری
suomi: Sairaus
Võro: Tõbi
français: Maladie
Frysk: Sykte
Gaeilge: Galar
贛語:
galego: Doenza
Avañe'ẽ: Mba'asy
客家語/Hak-kâ-ngî: Phiang
עברית: מחלה
हिन्दी: रोग
hrvatski: Bolest
Kreyòl ayisyen: Maladi
magyar: Betegség
interlingua: Maladia
Bahasa Indonesia: Penyakit
Ilokano: Sakit
Ido: Morbo
íslenska: Sjúkdómur
italiano: Malattia
日本語: 病気
Patois: Diziiz
Basa Jawa: Panyakit
ქართული: დაავადება
қазақша: Дерт
ಕನ್ನಡ: ರೋಗ
한국어: 질병
kurdî: Nesaxî
Кыргызча: Оору
Latina: Morbus
Limburgs: Krenkde
lingála: Bokɔnɔ
lietuvių: Liga
latviešu: Slimība
मैथिली: रोग
Basa Banyumasan: Penyakit
Malagasy: Aretina
македонски: Болест
മലയാളം: രോഗം
монгол: Өвчин
मराठी: रोग
Bahasa Melayu: Penyakit
эрзянь: Ормат
Nāhuatl: Cocoliztli
नेपाली: रोग
Nederlands: Ziekte
norsk nynorsk: Sjukdom
norsk: Sykdom
occitan: Malautiá
ਪੰਜਾਬੀ: ਰੋਗ
polski: Choroba
پنجابی: روگ
پښتو: ناروغي
português: Doença
Runa Simi: Unquy
română: Boală
armãneashti: Lângoari
русский: Болезнь
русиньскый: Хворота
саха тыла: Ыарыы
sicilianu: Affizzioni
Scots: Disease
سنڌي: مرض
srpskohrvatski / српскохрватски: Bolest
සිංහල: රෝග
Simple English: Disease
slovenčina: Choroba
slovenščina: Bolezen
Soomaaliga: Cudur
shqip: Sëmundja
српски / srpski: Болест
svenska: Sjukdom
Kiswahili: Ugonjwa
தமிழ்: நோய்
తెలుగు: వ్యాధి
тоҷикӣ: Беморӣ
ไทย: โรค
Tagalog: Sakit
Türkçe: Hastalık
Xitsonga: Mavabyi
українська: Хвороба
اردو: مرض
oʻzbekcha/ўзбекча: Kasallik
vèneto: Malatia
Tiếng Việt: Bệnh
walon: Maladeye
Winaray: Sakit
吴语: 疾病
isiXhosa: Isifiso
ייִדיש: קראנקייט
Yorùbá: Àrùn
中文: 疾病
Bân-lâm-gú: Pīⁿ
粵語: