Фуат Халитов | Тәрҗемәи хәл

Тәрҗемәи хәл

Фуат Халитов Казанның 4нче (Зәңгәр) мәчет имамы һәм Халидия мәдрәсәсесенең соңгы мөдәррисе Ибраһим Мөхәммәтзакир улы Халитов (1869-?) гаиләсендә туа. 1920 еллар башында төрле җирләрдә, шул исәптән Мәскәү татар театрында, 1927 елдан Казан мехкомбинатында эшли. Мехкомбинат мәдәният йорты каршындагы драма түгәрәгендә катнаша. 1932 елда Казан профессиональ «Эшче» театрына күчә. Шунда ук студия тәмамлый.

1937 елдан Татар академия театрында. Киң колачлы, төп образлар иҗат итүче атаклы артист. Образның эчке тойгыларын, психологик кичерешләрен ботен тирәнлеге белән тасвирлаучы талант. Халитовның геройлары искиткеч тормышчан, зирәк. Ул рольне психологик анализлый белүе белән аерылып тора. Шулай ук образның тышкы ягына, аның формасына, сойләмгә, тавышка, дикңиягә, сәхнә пластикасына да зур игътибар бирә.

Халитовның роль башкару манерасын ике төркемгә бүлергә мөмкин: психологик кичерешләре гаять нечкә өйрәнелгән, тышкы яктан төпле, тотнаклы, җитди, чын тормыш хакыйкате белән тутырылган тирән һәм күпкырлы драматик образлар. Икенче торкемдә исә, ачык, күзгә ташланып торган театральлек белән иҗат ителгән, кайвакытта карикатура, шарж дәрәҗәсенә җиткән фантазиягә бай комик образлар. Бер үк вакытта артистның үзен иркен тотуы һәрвакыт образның холкын хакыйкый итеп, төп асылын аңлап ачуга буйсындырылган.

Other Languages